Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ-Иран: бер хисап, ике караш


Халыкара атом энергия идарәсенең Иран турындагы хисабына Вашингтон белән Тәһран капма-каршы аңлатмалар бирде.

Халыкара атом энергия идарәсе дүшәмбедә Венада Иранның атом эшчәнлеге турында яңа хисап бәян итте. Бу хисапта Иран атом белән бәйле булырга мөмкин берничә өлкәдә мәгълүматны кысып тота, дигән нәтиҗә ясалган.

Иранның көчле шартлаткычлар һәм ракета ясау өлкәсендә эшчәнлеге идарәнең җитди борчуын уяткан. Моннан тыш, Иран рәсмиләре идарә тикшерергә теләгән берничә атом корылмасына керү рөхсәте бирмәгән. Нәтиҗәдә хисапта "Иранның атом програмы тыныч булуына әле җитди дәлилләр кирәк" дигән йомгак ясалган.

Атом идарәсе бу хисапны Иран белән Көнбатыш арасындагы низагны дипломатик юллар белән чишү максатында әзерләгән иде.

Грегори Шулте
АКШның идарәдәге илчесе Грегори Шулте cүзләренчә, бу хисап Иран бар сорауларга да җавап бирде дигән карашны кире кага, ул киресенчә, Иранның әле ни кадәр аңлатасы барын күрсәтә. Тәһран идарә тикшерүчеләренә аяк чала, Иминлек шурасы карарларын бозып, уран баету эшләрен дәвам итә, диде ул.

Иранның уран баетуы Көнбатышны иң нык борчыган әйберләрнең берсе. Баетылган уран атом станцияләрендә ягулык итеп кулланыла. Ул безгә шуның өчен кирәк, ди Иран рәсмиләре. Ныграк итеп баетылган уранны корал эшләүдә кулланып була. Көнбатыш менә шуннан курка.

Атом идарәсе хисабына күрә, Иранның Натанц корылмасында уран баета торган 3500 центрифуга бар. Күбесе 1970-нче еллардагы иске технологиягә нигезләнгән. Тәһран бу санны 6 меңгә җиткерәчәген белдерә. Болары инде яңа технология булачак.

Атом идарәсе хисабы американ рәсмиендә борчылу хисләре уятса, Иран рәсмие, киресенчә, бу хисап Иранның атом програмы тыныч икәнен тагын бер тапкыр күрсәтте, диде.

Али Асгар Солтания
Али Асгар Солтания сүзләренчә, бу хисапта атом җисемнәренең хәрби максатларда кулланылуына бер генә дәлил дә китерелмәгән. Иран уран баету эшләрен дәвам итәчәк, дип өстәде ул.

XS
SM
MD
LG