Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембердә өлкә татар балалары сәнгате фестивале узды


Берничә ел туктап торган мондый чараның янә кайтуы халыкта канәгатьлек тудырды.

Тик байтак районнарның катнашмавын мондый чараның “онытылып” торуы нәтиҗәсе дип тә санарга буладыр. Татар аз яшәгән районнар балаларының катнашмавы әллә ни гаҗәп түгел. Ә менә Иске Майна, Павлов, Николаев, Инза, бигрәк тә саф татар районы Иске Кулаткының катнашмавына борчылып утыручылар да булды.

Фестивальне аеруча Иделаръягы районнары бизәделәр. Иң уңганнар, әлбәттә инде - мәләкәслеләр. 22-нче санлы татар мәктәбенең музыка укытучысы Фәния Хәлиуллова тырышлыгы нәтиҗәсе инде монысы. Һәм ул гына да түгел, шәһәрнең “Восход” исемле Мәдәният сараенда эшләп килүче җыр һәм бию коллективы да олуг алкышлар яулады. Мәләкәстән тыш, Яңа Малыклы районы - Урта Исәнтимер, Карсун районы - Уразай, Чынлы районы - Тимерчән, Чардаклы районы Абдулла авылларын ассызыклап үтәргә була.

Хәер, болары - саф татар авыллары. Ә менә татар авылларына ия булмаган Сенгилей районының активлыгы аеруча игътибарга лаектыр: район үзәге һәм Красный Гуляй авылы балалары җырда осталыкларын күрсәтсәләр, Силикатный касабасының Мәдәният йорты хореографы Елена Милагина коллективы чын татар биюләре тәкъдим итте.

Ә менә өлкә үзәге сәнгать коллективлары белән мактана алмый. Бу бушлыкны Роза ханым Җиһаншина җитәкләгән балалар бакчасы нәниләре, Алсу Әлмәтева әзерләгән 3 нәни кыз һәм малтабар Илгиз Насибулловның 6 яшьлек улы Адел генә үз җырлары белән тутырдылар.

Тагын бер күренеш игътибарга лаектыр, балалар, нигездә, “заманча” дип аталучы җырлар алып килгәннәр. Бары тик Ишеевка касабасы вәкиле Рамис Габбасов кына халык җыры “Сарман”ны тәкъдим итте. Монысы да - горурланырлык асыл затыбыз Әлфия Рамазанова хезмәте җимеше. Шулай да, “заманча” дип аталучы җырлар арасында да мәгънәле һәм моңлылары очрый. “Тимерчән сылулары” ансамбле җырчысы Ләйсән Кәримова тәкъдим иткән җыр, мәсәлән.

Сүз соңында быелгы фестивальнең тагын бер үзенчәлеге: катнашучыларга бәя бирү булмады да. Барысына да бер үк дәрәҗәле Рәхмәт хатлары һәм кечкенә булса да бүләкләр тапшырдылар. Монысы да нигезледер: берничә ел элек, шундый ук чарадан соң үпкәләү-ачуланулар булган иде бит. Бу юлы исә – барысы да тигез, барысы да шат, барысы да канәгать.
XS
SM
MD
LG