Accessibility links

Һава аланын төзекләндерү дә FISUга бәйле


Казанда зур чаралар үткәрү турында зур проектлар калкып чыккан саен, һава аланы мәсьәләсе килеп баса.

Казанның 2013 елгы Универсиаданың үткәрү мөмкинлекләрен өйрәнергә килгән FISU комиссиясе вәкилләре, җитешсез яклар арасында башкаланың һава аланына игътибарны юнәлткән иде.Читтән килгән һәм җирле түрәләр дә, һава аланы биналары меңәрче кешене үткәрә алырлык хәлдәме, заманчамы, иминме, дигән сорауларны куя. Чөнки Универсиада үткәрелгән очракта, һава аланы 10 мең кешене үткәрә алырлык дәрәҗәдә булырга тиеш.
Бүген бер Казан газетасы, 2012 елга Казан һава аланын үзгәртеп кору планы һәм аның нинди ширкәтнең тормышка ашыру мөмкинлеге турында язып чыкты.
Казан һава аланы 70нче елларда төзелгән булган. Аны хәзерге Европа таләпләренә туры китерерлек дәрәҗәгә җиткерүгә, 3,5 миллиард сум кирәк булачак. Төзекләндерү проектын Дөнья банкы багып торачак, дип планлаштыра.
“Вечерняя Казань” газетасы язганча, бу проектта иң зур инвестор - Болгарстанның “Химимпорт” ширкәте булачак. Шушы басма язганча, Татарстан хакимиятләре шушы ширкәт белән уртак берләшмә төзергә уйлаган һәм аңа нигез капитал итеп һава аланының дәүләт өлешен бирергә җыенган булган.
Казанның 1000 еллыгына һава аланын үзгәртеп коруга вакыт һәм акча җитмәгән, дип яза матбугат. Хәзер исә эшкә зурлап тотынмакчылар. Инвесторлар Татарстан белән Болгарстан ширкәте булса, төзелешне үзен алман ширкәтенә тапшырырга җыена. Казан һава аланын үзгәртеп кору программасы тормышка ашырылса, яңа ике терминал төзеләчәк, булганы – төзекләндереләчәк.
Беренче 500 кеше үтә алырлык терминалны алман ширкәте якын арада төзеп бирергә вәгъдә итә. Икенче терминал, 2 мең ярым юлчыны кабул итәрлек дәрәҗәдә зур һәм заманча булыр, әмма соңрак төзелер дип хәбәр итәләр.
Анда рестораннар, ял итү урыннары, күңел ачу үзәкләре булырга тиеш. Заманча терминал төзелгәч, юлчыларны очкычка автобус белән түгел һәм залдан туры, махсус “җиң” аша китерергә мөмкинлек була.
Ә һава алынында үзендә, очкыч юллары яңартылачак һәм анда заманча очкычлар төшеп утыра алачак икән.
Шушы проект тормышка ашырылса, Казан һава аланы 10 тапкыр күбрәк юлчыны кабул итә алачак. Шул сәбәпле, заманча һәм сыйфатлы кунакханәне төзергә кирәк булачак. Аннан ерак түгел логистик үзәкне кору планы да бар.
Казан һава аланын төзекләндерү проектларын ни рәвешле һәм кайчан тормышка ашырылуы Бруссельдәге тавыш бирү нәтиҗәсенә дә бәйле. Әмма 2013 елгы Универсиада Казанда үтсә дә, үтмәсә дә, һава аланын барыбер төзекләндереләчәк, дип ышандыра хакимиятләр.
XS
SM
MD
LG