Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миллиардлык байлык ияләре – сер томанында


Башкортстандагы иң бай кешеләрнең сер булып калуы турында Федераль салым хезмәтенең Башкортстан идарәсе матбугат сүзчесе Гүзәл Галәветдинова әйтте.

Башкортстанда, 2007 ел йомгаклары буенча, еллык кереме бер миллиард сумнан арткан 10 кеше теркәлүе хакында хәбәр ителгән, ләкин аларның исемнәре аталмаган иде. Бу мәгълүматлар, салым түләүчеләрнең хисаплары тапшырылып беткәннән соң, билгеле булды. Миллиардерлар саны 2006 елгыдан үзгәрмәгән. Ул елны да Башкортстанда нәкъ 10 миллиардер исәпкә алынган булган. Федераль салым хезмәтенең Башкортстан идарәсе вәкиле Гүзәл Галәветдинова сүзләренчә, Русия кануннарына ярашлы, миллиардлык байлыкка ия булучыларның исемнәрен генә түгел, ә аларның кайсы тармакта эшләгәнлекләрен дә әйтү тыела. Гүзәл Галәветдинова.
Шулай итеп Башкортстан миллиардерларының исемнәре сер томаны артында кала. Хәер, миллиардерларныкын түгел, хәтта миллионерлар исемнәрен белергә тырышу да файдасыз Башкортстанда.Аларның саны буенча да Башкортстан Русиядә алдынгы урыннарны били.

Узган елгы нәтиҗәләргә караганда, Башкортстанда миллион сумнан артык еллык кереме булган 6345 кеше теркәлгән. Алар күпчелек табышны кыйммәтле кәгазьләр сатудан алган.
Башкортстанда 1 майга 136 мең физик затлардан салым декларацияләре кабул ителгән. Алар республика казнасына җәмгысе 370 миллион сумнан артык салым керткән. Салым керемнәренең 54 проценттан артыгы мөлкәт сатудан алынган, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG