Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытайда 190 мең кеше су басудан коткарылган


Кытайның Сычуань вилаятендә 12 май булган зилзиләдә зыян күргән 190 меңләп кеше янә торган җирләреннән китергә мәҗбүр булды, бу якларга су басу яный. Җир тетрәүдән соң төбәктә елгалар агышы үзгәргән.

Хакимиятләр, су басу Мяньян шәһәренә яный, дип белдерде. Шәһәрне саклаган буаларны су алып китсә, миллионнан артык кешене коткарырга кирәк булачак.
XS
SM
MD
LG