Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Универсиада Казанга нигә кирәк ?


-Башка җирдән килгән кунаклар безнең матур Казаныбызны күрерләр иде, үзләренә кайтып мактарлар иде, бу безнең республикабыз өчен горурлык. Икенчедән, юлларны шәһәрне тагында матуррак итәрләр иде.
-“Универсиада- 2013” ул- яшь буынның, студентларның бердәм булып республиканың исемен югары күтәрергә юнәлтә, сәяси яктан урыныбызны бөтендөнья күләменә тартып чыгара, сәнәгать буенча безнең алга китүебезгә тагын да бер дәлил булып торачак. “Универсиада 2013” безгә бик тә кирәк.
-Мин Кытайдан килдем. Казан бу мөмкинчелек белән файдаланып каласы килә. Мин Казанны бик яратам , шуның өчен мин Казанның җиңүен телим.
-Казанда Универсиада-2013 булуы- ул халкыбызга да илебезгә дә бик кирәк. Татарстан турында чит илләрдән килгән бик күп кешеләр Казанны белер, дип саныйм. Халкыбызга күп яңа мөмкинчелекләр бирер иде.
-Спорт ягынннан алга китеш булыр иде. Менә “Ак барс” хоккей командасы үзен бик яхшы күрсәтте. “Рубин” футбол командасы яңадан уйнап китте. “Уникс” волейбол командасы да тырыша.
-Балалар спорты да үсеш алыр иде, - дип уйлыйм.
-Яңа туристик үзәк булыр иде дип уйлыйм. Күп туристлар киләчәк.
-Без чит иллләрне чакыра алабыз. Яңа партнерлар табачакбыз. Акча чит илдән киләчәк. Моңа бюджет акчасы гына җитми, әлбәттә.
- Мин беләм иртәгә Брюссельдә Универсиада -2013 кайсы шәһәрдә булачагы билгеле булачак. Казанда булса, Казанга зур акча китерәчәк.
-Студентларга спорт белән шөгельләнергә зур мөмкинчелек булачак, спортзаллар ачылыр, дип өмет итәм.
-Бу бөтендөньяда барган хәлнең Казанда булуы, безнең яшь буынга спорт белән шөгельләнергә омтылыш тудыра.
-Казан өчен, бәлки, бик яхшы да булмас, чөнки Сочида Олимпиадага әзерлек барганда фатирларга бәяләр күтәрелгән кебек бездә дә күтәрелергә мөмкин.
-Күрсәтерлек урынннар шул Казан Кремленнән башка урын да юк дияргә була. Бик күп тарихи биналарны җимереп бетерделәр, татар бистәсен яңартсалар бик яхшы булыр иде. Кунаклар Кол Шәриф мәчетен һәм менә бу җир сәгатен генә күрергә булса да килсеннәр. Тикшереп карадым сәгате дә дөрес йөри икән, шунсы бик яхшы.
XS
SM
MD
LG