Accessibility links

Обама демократлар намзәте булачак


Беренчел нәтиҗәләргә караганда, сенатор Барак Обама АКШ президентын сайлауда демократик фирка намзәте булыр өчен җитәрлек тавыш җыйган.

Обама Монтана штатында узган беренчел сайлауда Һиллари Клинтоннан күбрәк тавыш алды. Клинтон көндәшен җиңү белән котлады, әмма әлегә үзенең җиңелүен танымады. Кайбер мәгълүматларга караганда, Клинтонның сайлау алды кампаниясен вице-президентлыкка намзәт буларак дәвам итүе ихтимал.

Ноябрьдә үтәчәк АКШ президенты сайлавында Обаманың көндәше республикан Джон МакКейн булачак.
XS
SM
MD
LG