Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалсам да, көт син мине! (21) Төмән – Дагыстан – Казан


Табигый әтисен эзләүче Илгиз Каримов Төмәннән, ә туганннарын эзләүче Дулатова (Шаймухаметова) Оркыя Геннадий кызы Дагыстаннан яза.

Кем-кемне генә эзләми бүгенге көндә. Көзге ачы җилләр агач яфракларын төрле җирләргә тараткан кебек, бик күпләрне язмыш, тормыш җилләре дә төрле чит җирләргә тараткан шул. Әмма кеше барыбер үзенең туган җирен, туганннарын, хәтта үзен карап үстермәгән әтиләрен дә эзлиләр. Моның сәбәбе, бәлки ана белән бала арасында күрер күзгә күренмәгән ниндидер җепләр булган кебек, шулай ук ата баланы карап үстермәсә дә, бала белән ата арасында ниндидер якынлык, туганлык хисләре бардыр. Югыйсә, балалар үзләренең табигый аталарын эзләмәсләр иде.
Төмән өлкәсеннән Каримов Илгиз Марат улы тап менә үзенең шундый биологик әтисен эзли. Әнисенең хәзер бик каты авыру хәлдә булуы, әмма шулай булса да аны бик тә күрәсе килүе турында, әтисен эзләп табуда өметен өзмәгән Илгиз Каримов “Жди меня” тапшыруына интернетка хат язган.
Ул үз әтисен Урасин Марат Абдулла улы ди. Ул 1941елда Казанда туган, 1969елда Казанда югары уку йортын тәмамлаганнан соң геология экспедициясенә Төмән өлкәсенә Урасин Марат Илгизне җибәрәләр . Ул шунда аныңң әнисе Каримова Галия Айнатулла кызы белән таныша. Мин 1969елның декабрендә туганмын, дип яза ул. Әтисе Илгизне үзенең улы булуын танымаган, әнисенең сүзенә ышанмаган. Хәзер аның кайда икәне билгеле түгел, дип яза ул.
Бу тапшыруның Казандагы вәкиле Илгиз Шарафутдинов Урасин Марат Абдулла улы турында безгә Азатлык радиосына мәгълүмат табып китерде. Аңа Урасин Марат Абдулла улы турында менә нәрсәләр билгеле булган:
Урасин Марат Абдулла улы 17.02.44елда Казанда яшәгән, менә инде ике ел элек ул апрель азагында вафат булган. Казанда аның 1972елда туган Сергей исемле улы яши . Ә 1977елда туган Вадим исемле улы Мәскәүдә яши. Аларның бер тапкыр да бу турыда ишеткәннәре булмаган,әмма аларның Сергейның да Вадимның да Илгиз Каримов белән ачрашасылары бик килә. Әмма әлегә аларның телефоннары бирелсә дә, без алар белән элемтәгә чыга алмадык.
Ә менә бу хат Дагыстанннан. Аны Дулатова (Шаймухаметова) Оркыя Геннадий кызы язган . Ул Татарстаннан туганннарын Шаһиевларны эзли. Шаһиевларга бу хат ирештерелгән. Алар инде аңа хат язганнар, әмма әлегә элемтә юк икән , бу турыда Азатлык радиосына Роза Шаһиева менә нәрсә диде:

“Жди меня” тапшыруыыннан безгә шалтыратканнар иде, сезне эзлиләр дип. Оркыя ул безнең әтиебезнең зур абыйсының кызы. Без аңа инде хат язган идек, адресларны бирдек 3 телефон бирдек тапшыруга . Элек алар Губахада шахтада Пермь өлкәсендә яшәделәр. Аның апасы да бар Ира исемле. Безгә кунакка килгәннәре дә бар. Бергә уйнап үстек. Татарстанда Балтач районында аларның туганннары күп иде, абыйлары вафат булдылар инде шахтада, апалары да вафат булдылар. Бабасы да инде мәрхүм.
Туганнарыбыз кайтса бик шатланыр идек. Без аның бу кадәр еракка китеп югалганын белмибез. Хәзер бездә аның турында бернинди дә мәгълүмат юк. Казандагы Крутушкадагы Болотникова урамындагы безнең адрес тапшыруга бирелгән. Дагыстан, Нальчик , Төнъяк Казахстан якларына кияүгә чыгып киткән дип кенә беләбез,. Шуннан соң безнең элемтәләр өзелде.
Рая безгә кунакка кил Ира белән, без сезне көтәбез. Безгә аның белән очрашырга табышырга ярдәм итүчеләргә зур рххмәтебезне белдерәбез”- диде Роза Шаһиева.
Шулай итеп безгә “Югалсам да, син көт мине” тапшыруы ярдәме белән дә , алар бер-берсе белән очрашырлар дип өметләнергә генә кала. Чөнки Татарстанда яшәгән Шаһиевларның бик күп туганнары әтисенең зур абыйсының оныкчыгын, ягъни Оркыя Шаһиахмәтова (Дулатованы) көтеп калалар. Югалган туганнарыгызны эзләүдән туктамагыз. Эзләгәннәр табыла.
XS
SM
MD
LG