Accessibility links

Обама Клинтонны җиңде. Алда – МакКэйн


Барак Обама: Без булдырабыз!
Барак Обама: Без булдырабыз!

АКШта беренчел сайлаулар тәмамланды. Барак Обама тиешле делегат санын җыеп, демократлар намзәте булды. 4 ноябрь президент сайлауда ул республикан Джон МакКэйн белән көрәшә.

Шулай итеп, 16 ай дәвам иткән кызу көрәш ахырына якынлашты. Көрәш башында әллә ни танылмаган, яшь сенатор булган Барак Обама кампания ахырында илне үзгәртергә вәгъдә иткән юлбашчыга әйләнде. Узган төндә Миннесота штатында меңләгән тарафдары алдында ул вәгъдәләрен тормшыка ашырачагын әйтте.

"Безнең вакыт җитте. Үткән тарих битен ябып, яңа куәт, яңа фикер, яраткан илебезгә яңа юнәлеш бирү вакыты җитте",- диде Обама.

Обаманың чыгышы берничә тапкыр "Без булдырабыз!" дигән шигарләр белән өзелде.

Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев сүзләрен кабатлаган бу шигар Барак Обама һәм аның тарафдарлары үткән киртәле юлны яхшы сүрәтли.

Барак Обама хатыны Мишель белән
16 ай элек сәяси күзәтүчеләр, бертавыштан диярлек, демократлар бәйгесен җиңәчәк дип фаразлады. Югары даирәдә элемтәләрен, финанс мөмкинлекләрен һәм дә фикер белешүләрдә алда баруын искә алып.

Обама, киресенчә, билгесез, артык яшь, тәҗрибәсез, дип саналды. Һәм дә бик күпләр кара тәнле кеше Америкада президент була алмый, дип килде.

Ләкин, үзенең ялкынлы чыгышлары белән Обама миллионлаган кешене, бигрәк тә яшьләрне үзенә карата алды. Югары дәрәҗәдә оештырылган кампания һәм гади американнарның хәйрия ярдәме белән ул бу бәйгене җиңеп чыкты.

Обама кирәкле 2118 делегат санын казанды. Һиллари ханым аны котласа да, әлегә җиңелүен танымады.

Һиллари Клинтон
"Хәзер сорау шул – алга таба нишләргә. Партия буларак, нәрсә эшләргә, бу җиңел сорау түгел. Бу озын кампания булды, әлегә мин карар итмәдем", - диде.

Хәзер Һиллари ханымны чигенеп, Обаманы хупларга күндерү өчен сәхнә артында сөйләшүләр башланыр дип фаразларга кирәк. Демократлар икегә бүленгән хәлдә МакКэйнны җиңә алмаячак.

Обама үзенең чыгышында МакКэйнга да ихтирам сүзләре әйтте. Әммә аның президент булган очракта Буш сәясәтен дәвам итәчәгенә тәнкыйть белдерде.

"Әгәр

узган ел Сенатта шикелле 95% Буш ягында булса, бу үзгәреш түгел, - диде Обама. - Әгәр ул Бушның икътисади сәясәтен тагын 4 ел дәвам итсә, бу зәгереш түгел. Бу сәясәт яхшы түләүле эш урыннары булдырмады, уку бәяләрен күккә чөйде, американ гаиләсенең керемен киметте, Wall Street белән Main Street арасында упкынны арттырды, балаларыбызга өем-өем бурыч калдыра."

МакКэйн (с) президент Буш белән
Обама Гыйрак сугышына башыннан ук каршы чыккан булса, МакКэйн американ хәрбиләре Гыйракта кирәк булса, йөз елга да кала ала, ди.

"Әгәр ул Гыйрак сәясәтен дәвам итә икән, бу үзгәреш түгел, - ди Обама. – Бу - Гыйрак сәясәтчеләреннән берни таләп итмичә, безнең батыр хәрбиләрдән генә таләп итү, Гыйракта калу юлларын эзләү, ай саен миллиардлаган доллар бушка сарыф итү."

МакКэйнны Бушның варисы итеп сурәтләү, әлбәттә, отышлы адым. Бушның абруе хәзер бик түбән, американнар хәзерге вазгыять белән канәгать түгел.

Шулай да, Обамага җиңел булмаячак. МакКэйн Вьетнам сугышы каһарманы, тәҗрибәле сенатор Һиллари Клинтоннан көчлерәк көндәш санала.

Беренчел сайлаулар шуны күрсәтте, Обамага кайбер катламнарны, бигрәк тә, хатын-кыз, өлкәннәр, эшчеләрне үзенә җәлеп итер өчен әле күп көч салырга туры киләчәк.

Чын көрәш әле башлана гына.


XS
SM
MD
LG