Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски татар оешмаларының кызу урак өсте башланды


"Өмет" ансамбле балалары җәйге ял вакытында
"Өмет" ансамбле балалары җәйге ял вакытында

Гадәттә җәй айлары башланып, күпләр җәйге ялларга таралгач, иҗтимагый оешмалар эшләрендә берникадәр тынычлану һәм сүлпәнлек сизелә.

Омскида быел, киресенчә, җәй көннәрендә татар оешмаларының эшләре кызу булырга ошый. Аларны кыскача гына санап киткәндә, татар коллективлары тырышлыгы белән июнь аенда өлкәнең Усть-Ишим, Колосовка, Тара, Большеречье һәм Муромцево районнарында авыл һәм район күләмендә Cабантуйлар узачак. Июнь азагында Сабантуй Омски шәһәрендә оештырылачак. Бу бәйрәмнәрнең кайберләренә Татарстаннан да кунаклар килүе көтелә.

Аннан тыш татар коллективлары милли оешмалар белән эшләүче “Дуслык йорты” тарафыннан оештырылачак чараларда да җәлеп ителәчәкләр. Үзләре алып барган эшләр белән мәшгуль булуга карамастан, алар июнь аенда өлкә күләмендә оештырылачак “Җырлы кыр” һәм “Чиктәш территорияләр мәдәнияте” дип исемләнгән фестивальләрдә катнашырга тиешләр. Бу хакта сишәмбе көнне “Дуслык йортында” булып узган киңәшмәдә оешмалар җитәкчеләренә җиткерелде.

Татар коллективлары җәй көннәрендә авыл-районнарда оештырылачак фестивальләрдә, спартакиадаларда, район һәм шәһәр көне кебек чараларда да җәлеп ителәчәкләр. Мәсәлән, “Җырлы кыр” фестивале Омскида гына түгел, Колосовка район үзәгендә дә оештырылачак. Ә Тара районының Ишәй авылында “Чыганак” дип исемләнгән балалар фольклор коллективлары бәйрәме булачак. Анда Олы Уыш авылының “Кояш” һәм Тара шәһәренең “Якташ” балалар коллективлары катнашачак. Тара шәһәренең “Нур” коллективы” оешуының 4 еллыгы уңаеннан махсус концерт-кичә үткәрергә ниятли.

Омски шәһәр милли-мәдәни мөхтәриятенең җәйге планнарына аерым тукталырга кирәк. Мөхтәрият, шәһәр хакимиятенең грантлар конкурсында катнашып, 60 мең рубльлек грант отты. Грант акчасына өлкәнең төньягында урнашкан татар авылларында фольклор һәм тарихи материаллар җыю буенча экспедиция оештырылачак. Бу сәяхәттә “Умырзая” ансамбле сәнгаткәрләре һәм Татарстан галимәсе, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова дә катнашачак.

Шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте каршында эшләүче “Умырзая” ансамбленең дә җәй көннәрендә башкарасы эшләре бихисап. Коллектив июнь аенда Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә үтәчәк төрки-татар фольклор коллективлары конкурсында һәм июль аенда Новосибирски шәһәрендә оештырылачак төрки халыклар фестивалендә катнашу өчен әзерлек эшләре алып бара. Аннан тыш “Умырзая” коллективы алдан әйтеп үтелгән шәһәр һәм өлкә күләмендә үткәрелә торган чараларның барсында да катнашачак.
Шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте балаларның җәйге ялларын оештыру өстендә дә эшли. Мөхтәрият җитәкчелеге Омски янындагы савыктыргыч лагерларда ял итү өчен татар балаларына берникадәр күләмдә юллама бирелүгә иреште. Шулай ук мөхтәрият активистлары шушы көннәрдә генә уку елы тәмамлану уңаеннан “Өмет” төркеменә йөрүче балаларны шәһәрнең “Яшел утрау” ял комплексына алып бардылар. Анда балалар төрле аттракционнарда булдылар, конкурсларда, уеннарда катнаштылар. Гомүмән, балалар көн буе бергәләп ял итте.

Шулай итеп, җәй айлары берәүләр өчен ял вакыты булса, икенчеләр өчен актив эш алып бару көннәре дә булып тора.
XS
SM
MD
LG