Accessibility links

Кайнар хәбәр

Солана Абхазия президенты белән очрашты


Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Хавиер Солана Сухумда Абхазия президенты Сергей Багапш белән очрашты. Багапш Соланага Абхазиянең Грузия хөкүмәте алдында үз позициясендә калачагын әйткән.

Кичә Кара диңгез буендагы Батум шәһәрендә Грузия президенты Михаил Саакашвили белән булган очрашудан соң, Солана Мәскәүнең Абхазиягә карата сәясәтен тәнкыйтьләвен белдерде. Русиянең Абхазиягә өстәмә гаскәр китерүе - низагны тагын да кыздырып җибәрде, диде Солана.
XS
SM
MD
LG