Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран җитәкчесе Гыйрак премьерын АКШ хәрбиләре турында кисәтте


Тәһран - Иран рухи җитәкчесе Аятуллаһ Али Хаманәй Иранда сәфәрен дәвам иткән Гыйрак премьерын Маликегә 2008 елдан соң АКШ һәм чит ил гаскәриләрен илдә калдыру турындагы килешүгә кул куймаска кушты. Хаманәй Гыйракның төп проблемасы - ул АКШ хәрбиләренең Гыйракта калуы диде. Малики Вашингтон белән булган килешү турында Иранны тынычландырырга тырышып, Гыйракның Иранга каршы һөҗүмнәрдә кулланылмаячагына ышандырган иде. Израильнең инде күптәннән Иранның атом тырышлыкларына каршы хәрби чарадан башка юл калмавы турында кисәтеп торуына карамастан, АКШ Иранга каршы һөҗүм башлаганы булмады.
XS
SM
MD
LG