Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Сез Татарстанның үз президенты булуын телисезме?


Әллә Русия федерациясендә бер генә президент, Мәскәүдә генә булырга тиешме?

-Үз президентыбыз Миңтимер Шәймиевнең булуын телим. Шулай яхшырак булачагын күңелем белән сизәм.
-Безгә аермасы юк.
-Мине канәгатьләндерә, үзебезнең президентыбыз булуы. Миңа бик рәхәт, кайгысыз яшим. Шәймиев үзе сәламәт булсын.
-Үз республикабызда үзебезнең президент булырга тиеш. Чөнки без республика.Без зур милләт.Үзебезнең гореф- гадәтләребез бар, үзебезнең җиребез бар, телебез бар. Без дәүләтчелек өчен көрәшәбез, безнең дәүләт булырга тиеш , һәм безнең үзебезнең президентыбыз булырга тиеш. Миңтимер Шәймиев төрек лицейларын сакларбыз дигән иде дә, нәрсә булып чыгар...
-Мин Закир Усманов, пенсионер.Татарстанда үз президенты татар кешесе булырга тиеш. Татар президенты булсын. Татар халкының үз иле, үз җире,суверенитеты булырга тиеш. Ирек булсын.
-Нидерландыдан мин кунакка килдем, татар кешесе мин.Үзегез хәл итегез инде Без белмибез аны.
-Без өйрәндек иңде, үзебезнең президентыбыз булуга.
-Булырга тиештер инде безнең үзебезнең президент. Үзебезнең республика, димәк президент булырга тиеш. Безнең президентыбыз үзенең бик әйбәт президент икәнен күрсәтте. Хәзер Татарстан бик биек урында. Телибез инде без үзебезнең ил булса әйбәт булыр иде дип. Әмма ул хәлләр әле тиз генә булмас шул.
-Мин уйлыйм Русиядә яшәгәч, Мәскәүдә генә, бер генә президент булырга тиеш. Чөнки без “Бердәм Русия” кешеләре, без шуңа керәбез.
-Мин каршы, риза түгел, бер генә президентның Мәскәүдә генә булуына. Чөнки һәр республикада үз президенты булырга тиеш.
-Үз президентыбыз булырга тиеш, Мәскәүгә буйсынып яшәмәс өчен.
XS
SM
MD
LG