Accessibility links

Евро-2008 ярышында татар егете


Австрия һәм Швейцариядә барган Европа беренчелегендә Русия данын татар егете Динияр Билалетдинов яклый.

Австрия һәм Швейцариянең футбол мәйданнарында барган Европа беренчелеген бу көннәрдә миллионлаган тамашачы күзәтә. Бәйгедә 16 ил катнаша. D төркемендә уйнаган Русия такымы сишәмбедә Испаниягә каршы беренче уенын үткәрә. Русия җыелмасы сафларында татар егете Динияр Билалетдинов та уйнар дип көтелә.

Динияр 2004 елда Русиянең иң яхшы яшь футболчысы исеменә лаек булган иде. Хәзер ул Русия футболында иң оста ярымсакчыларның берсе санала. Ни бары 23 яшьтә булуга карамастан, ул Мәскәүнең Локомотив такымында капитан вазифасын башкара.

Динияр 1985 елның 27 февралендә Мәскәүдә туган. Әнисе Гаделия Әбделәхмәт кызы. Әтисе Ринат Сәяр улы үзе дә футболчы, хәзер тренер булып эшли. Диниярның тагын Марат исемле абыйсы һәм Данил исемле энесе бар. 90-нчы елларда әтиләре Чехиянең бер клубында уйнаганда Марат белән Динияр футбол мәктәбенә йөргән арада чех телен дә үзләштереп өлгергән.

XS
SM
MD
LG