АКШ федераль резерв системасы башлыгы Бен Бернанке Америка икътисадының төшүе булмый калмас, дип өметен белдерде. Бернанке хөкүмәтнең илдәге икътисадның хәле турындагы хисабына мөнәсәбәтен белдерде. Хисапта, соңгы 20 елда бер ай эчендә илдәге эшсезлек дәрәҗәсе нык артып китүе турында әйтелә. Сүз апрель белән май айлары арасында эшсезлекнең 5% - 5,5% кадәр артуы турында бара. Илнең баш банкы җитәкчесе Бен Бернанке, бу саннарны аяныч дип атады, әмма икътисадның бу кыенлыкларны җиңәчәгенә өметен белдерде.