Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон:Казан транспортыннан сез канәгатьме?


Казан хакимияте шәһәр транспорт бәяләрен тиештән күбрәккә арттырган, дип саный шәһәр прокуратурасы.

Мерия вәкилләре бәяләрне төшермәс өчен тырыша. Ә халык, гомумән, Казандагы транспорттан канәгатьме?

-Мин йөри торган Осиново бистәсенә хәзер 36 санлы автобус яхшы йөри. Әмма үзәккә барганда авыр, урамда автобусларны тынкычлап тутырган кебек, бөкеләр пәйдә була.
-Бәяләре- кечкенә бәя түгел инде . Пенсионерларның хәзер юл йөрү билетлары бар, әлбәттә. Без бер нәрсәне дә үзгәртә алмыйбыз, бездән тормый бәяләр.
-Хәзер кая барасың килсә, шунда бара аласың, транспорт күп. Бәясе дә 15 сум, ярыйсы гына.
-Берничә маршрут эшләсе бар әле, менә,мәсәлән, Гвардейская урамыннан Авиатөзелеш районына тагын бер маршрут ачырга кирәк, дип уйлыйм.
-Миңа барыбер, минем үз машинам бар.Ә менә Кытайдан кайтарткан кызыл автобслар агулы диләр. Эчендәге пластмассасы формальдегидлы икән. Кытайдан кайткан балалар уенчыклары, киемнәр, савыт-саба әйберләре агулы булганы билгеле булган кебек, бу да бавырны бетерә торган нәрсә икән.
-Бик канәгатьләндерми инде, чөнки, машиналар бик тиз йөриләр. Еш йөрсәләр дә иртән автобуслар тулы киләләр, иртәнге вакытларда хәтта кереп булмый.-Студент өчен бу бәяләр кесәгә бәрә инде.
-5000сум акча алып эшләгән кешенең 2-3 меңе транспортка кереп бетә. Чөнки транспортка көнгә 50-60сум акча китә.
-Машина йөртүчеләр, кондукторлар бик тупас сөйләшәләр автобуста утырап барган пассажирлар белән.
-Водительләр ашыгып йөгереп килгән кешенең борын төбендә автобусның ишеген шатырдатып ябып куя да, китеп тә бара.
-Шундый бер вакыйгага очрады иптәш кызым: Маршруткадан төшкәндә егылып, аны маршрутка өстерәп барды асфальт буйлап. Аннан күреп калып, ишеген ачты да, ул кыз аягын алды, маршрутка китеп тә барды. Бу кыз хәтта номерын да карый алмады, мәхкәмәгә дә бирә алмады шуның өчен.
-Студентларга бәясе бик кыйммәт инде.
-Тукталышларны игълан итмиләр кондукторлар, әйтмиләр.
-Бәяләрне азрак киметсәләр, яхшы булыр иде.
-Түбән Камада автобус бәясе 12сум, ә маршрут- такси 15 сум.
-Транспорт бик күп. Хәтта аның күплеге комачаулый да.
XS
SM
MD
LG