Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Ислам банкы конференциясе ачылды


Бүген Казанда халыкара инвестицияләр конференциясе эшли башлады. Бу чара Ислам үсеш банкы белән бергәлектә үткәрелә. Бу Банк мондый зур чараны Ислам илләре конференциясе оешмасына кермәгән илдә беренче тапкыр үткәрә. Конференциягә фарсы култыгы, Якын Көнчыгыш илләре, Ислам илләре конференциясе оешмасына кергән илләрдән финанс оешмалары җитәкчеләре килгән. Русия ягыннан бу чарада хакимият һәм бизнес вәкилләре катнаша. Конференция ачылышында Татарстан президенты чыгыш ясаган һәм чит ил бизнесы вәкилләрен Татарстанга акча кертергә чакырган. Русия хөкүмәте рәисе Владимир Путин бу форумга сәләмләү хатын җибәргән. Ислам банкы башлыгы Әхмәт Мөхәммәт Али үзенең чыгышында, Татарстанда диннәрара татулыкның булганын билгеләп үткән.
XS
SM
MD
LG