Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чынгыз Айтматов вафат булды


Чынгыз Айтматов
Чынгыз Айтматов

Сишәмбедә 79 яшендә кыргыз язучысы Чынгыз Айтматов Нюрнберг хастаханәсендә вафат булды. Язучының үпкә авыруыннан үлүе хәбәр ителә.

Дүшәмбедә Айтматовның хәле начараланып китүе турында хәбәр ителгән иде. Язучы Чынгыз Айтматов Казанда булганда авырып киткән иде. Ул Татарстанга Русия телевидение каналы фильм төшерү төркеме белән бергә әнисенең әтисе туып үскән Кукмара районы Мәчкәрә авылына кайтып, нәселе чыккан йортны күрергә җыенган иде. РТР каналының иҗади төркеме язучының «Гасырдан да озын көн» дигән әсәре нигезендә документаль фильм төшерергә булган. Кыргыз язучысының Татарстандагы программасы үтәлми калды, ул Казанда булганда кинәт авырып китеп, Татарстан клиник хастахәнәсенә салынды. Анда ул бөер авырыннан дәваланды. Казандагы табиблар аны Германиядәге Нюрнберг хастаханәсенә җибәрергә булды.
Чынгыз Айтматов дистәләгән повесть һәм роман язган кеше, аңа иң зур танылу алып килгән әсәр – «Җәмилә» повесте дип санала.
Соңгы елларда язучы Кыргызстанның Европа Берлегендәге һәм ЮНЕСКОдагы илчесе булып эшләде
XS
SM
MD
LG