Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айрат Дилмөхәммәтовның китабы экстремистикмы?


Айрат Дилмөхәммәтовның “Войны против ублюдков” ягъни, “Адәм актыкларына каршы сугышлар” исемле китабы экстремистик эчтәлекле дип табылды.

Үткән елның 10 октябрендә Башкортстанның үз иреге белән Русиягә кушылуның 450 еллыгын билгеләр алдыннан милиция хәвефсезлек чаралары үткәргәндә бу китапны кулга алган иде. Милиция тарафыннан Дилмөхәммәтовның Кырмыскалы районындагы бакча йортында җәмгысе 2000 данә әлеге китабы кулга алынды.

Ниһаять, лингвистик экспертиза аны тикшерүне тәмамлаган. Кырмыскалы районы мәхкәмәсе шул экспертиза нәтиҗәләре буенча китапны экстремистик эчтәлекле дип тапты. Мәхкәмәдә Айрат Дилмөхәммәтовтан китапның авторы кем булуы турында да сораганнар. Ул: “Русия Конституциясенең 51нче маддәсенә ярашлы мин үземә һәм туганнарыма каршы күрсәтмә бирергә тиеш түгел”, дип белдергән. Шуннан соң аның авторлыгын исбат итеп булмагач, Дилмөхәммәтов утырыштан чыгарылып җибәрелгән.

“Уфагуб” интернет сәхифәсе нәкъ менә шушы китаптан өзекләр басу өчен гаепләнә иде. Сәхифәне оештыруда гаепләнгән Николай Швецов китапның экстремистик эчтәлеге турында мәхкәмә карары юк дип сылтанып килде. Шулай итеп, әлеге китап экстремистик дип табылды. “Уфагуб” тирәсендәге хәлләр хәзер нинди юнәлеш алыр, киләчәк хәбәрләребездә.
XS
SM
MD
LG