Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү басымын туктатсын дип, урамга чыктылар


Татарстан кунакханәсе янында Татарстанны яклап. . . 12 июнь 2008
Татарстан кунакханәсе янында Татарстанны яклап. . . 12 июнь 2008

Татар иҗтимагый үзәгенең Казан һәм Чаллы бүлекләре Казанда урам җыены ясады.

Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәге Татарстан президенты вазифасын саклап калу максатыннан пәнҗешәмбедә Казан үзәгендә бу урам җыенын оештырды.

“Мәскәү басымына – юк” кебек язулар

Татар халкының үз иле, үз җире, суверенитеты булырга тиеш, Мәскәү Казандагы сәясәткә кыслымасын: пикетка чыгучылар шундый фикерләрне белдерде. “Мәскәү басымына – юк” кебек язулар тотканнар иде.

Җыенның төп максаты – Татарстан президенты үз вазифасында саклап калдыру. Чаллыдан килгән Рәфис Кашапов исә, Татарстан президентын яклау буенча комиссиясе оештырылуын әйтте. Аны рәисе итеп сайлап куйганнар.

Ул китсә, мәктәпне дә бетерәчәкләр

Татар иҗтимагый үзәгенең Казан һзм Чаллы бүлекләре Казанда урам җыены ясады

“ Үзебезнең президент булырга тиеш. Чөнки без аерым республика. Без зур милләт. Үзебезнең гореф-гадәтләребез бар, үзебезнең җиребез, телебез бар. Без дәүләтчелек өчен көрәшәбез, безнең дәүләт булырга тиеш һәм безнең үзебезнең президентыбыз да булырга тиеш. Ул китсә, аннары телне дә, мәктәпне дә бетерәчәкләр”, ди пикетта катнашучы студент Наил Нәбиуллин.

Шәймиев димим, президент вазифасын яклап


“Шәймиев димим. Аны якларга чыкмадык, президент постын яклап чыктык”, диде оештыручы Зәки Зәйнуллин.

Билгеле булганча, бүгенге көндә илдә тулаем, Русиядә бер генә президент булырга тиеш, дигән фикер бар. Республика президентларын бетерү галәмәте булачак, дип имеш-мимешләр таратылды. Пикетка чыгучылар шул хәбәрләрне укып урамга чыккан.

Президент институты бетми дип хәбәрләр язылып чыкса да, татар иҗтимагый үзәген бу тынычландырмый. Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары фикеренчә Русия җитәкчелеге акрынлап илдә милли республикаларны бетереп, губерналар гына калдырырга тели.

Башка милләт кешеләренә дә

“Мәскәү басымына – юк” кебек язулар тотканнар иде

Русия җитәкчелеге беренче булып урыныннан җибәрергә уйлый, башкалар аннан үрнәк алып үз ризалыклары белән вазифаларыннан китәчәк, дип урыс газеталары язды. Моңа каршы торыр өчен ТИҮ татарстанлыларга һәм республикада яшәүче башка милләт кешеләренә урам җыеннарын үткәрергә, дигән мөрәҗәгать белән чыккан иде. Казанда атнакич көнне узган бу чара - шул идеяны тормышка ашыру.

Катнашучылар шулай ук татар мәгарифенә тимәгез, тормышка правослаулаштыру яный кебек шигарьләр дә күтәреп чыккан иде. Шулай ук алар Русиядә татарлар, мөселман халыкларына каршы еш очраучы дошманлыкны, Татарстанны сәяси кысу сәясәтен дә күрә.

XS
SM
MD
LG