Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман яшьләре Татарстанда җыелачак


Каһирә форумында катнашкан Тимур Сөләйманов
Каһирә форумында катнашкан Тимур Сөләйманов

23-29 июньдә Татарстанда мөселман яшьләре фестивале үтәчәк. Мөселман яшьләре Болгар каласында җыелачак дип уйланыла.

Мысыр башкаласы Каһирәдә бу көннәрдә мөселман яшьләре лидерлары - әйдаманнар форумы тәмамланды. Русияне анда Татарстанның “Сәләт” яшьләр фонды исеменнән Тимур Сөләйманов вәкиллек итте. Мөселман яшьләрен Ислам илләре конференциясе оешмасы җыйды. “Сәләт” исә шул оешманың яшьләр бүлеге әгъзасе булып тора. Әле беренче тапкыр узган бу форумның максаты һәм киләчәккә планнар турында Тимур Сөләйманов болай диде:

“Бу форумда төрле илләрдән барлыгы 35 кеше катнашты. Форум әңгәмәләр, түгәрәк өстәлләр, аралашу формасында уздырылды. Ислам илләре конференциясе оешмасының төп идеясе – Ислам илләрен дөнья күләмендә гадел урынга кайтару, Ислам илләрен бер-берсе белән таныштыру һәм алар белән төрле чаралар уздыру, күмәк проектлар булдыру. Ислам конференцияләре оешмасында Ислам илләре генә әгъза булып тора ала. Русия исә бер яктан күзәтүче, ә икенче яктан төрле институтларында катнаша ала”, дип белдерде Тимур Сөйләманов.

Сөйләманов сүзләренә караганда, “Сәләт”нең мондагы әгъзалыгы яңа финанс мөмкинлекләр бирә. Чөнки Ислам конференциясе оешмасы шактый зур оешма, аның эчендә бик күп төрле институтлар, хәтта үз банкы да бар. Шулай ук бу оешма сәләтле ислам яшьләре өчен төрле проектлар барлыкка китерә. Һәм киләчәктә “Сәләт” белән бергә күмәк проектлар да булдырылыр дип ышанабыз, диде Тимур Сөләйманов.

Шундый уртак проектларның берсе 23-29 июньдә Казанда узачак. Монда мөселман яшьләре фестивале үтәчәк. Мөселман яшьләре борыңгы Болгар каласында җыелачак дип уйланыла. Шул чара вакытында Ислам конференциясе оешмасының яшьләр бүлеге белән уртак планнар һәм проектлар әзерләнер дип көтелә. Программада Ислам дәресләре, Идел буенда Ислам үсеше тарихыннан тыш актуаль проблемаларга багышланган түгәрәк өстәл сөйләшүләре, остаханәләр, дини һәм рәсми вәкилләр, журналистлар белән очрашулар каралган. Җыенга Русия һәм чит ил мөселман яшьләренең, Ислам конференциясе оешмасының җитәкчеләренең килүе көтелә. Кунаклар шулай ук ял итәчәк, Казан һәм Биләргә сәфәр кылачак дип көтелә.
XS
SM
MD
LG