Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шри-Ланкада интихарчы кимендә 12 кешене үтерде


Шри-Ланка хакимиятләре илнең төньягындагы Вавуния шәһәрендә интихарчы бомба шартлатып кимендә 12 кешене үтерде дип белдерә.

Рәсмиләр әйтүенчә, мотоцикллы интихарчы полиция яныннан узып барганда бомба шартлаткан. Яраланучылар арасында мәктәп укучылары да бар.

Хәрбиләр вәкиле бу гамәл өчен Тамил Юлбарыслары исемле сугышчан төркемне гаепләде. Әлеге төркем утрауның төньягында һәм көнчыгышында бәйсез дәүләт төзү өчен 1980 еллардан бирле кораллы көрәш алып бара.
XS
SM
MD
LG