Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбиров урыныннан китәчәк


Башкортсан президенты хакимияте башлыгы Радий Хәбиров урыныннан китәчәк.

Бу турыда “Газета. Ру” сәхифәсе хәбәр итте. Аңа караганда, Радий Хәбиров Мәскәүгә, Русия президентының эчке сәясәт буенча идарәсе рәисе Олег Говорунның урынбасары булып китәчәк. Моңа кадәр Говорунның биш урынбасары бар иде. Хәбиров өчен махсус вазифа булдырылган, ул беренче урынбасар булып китәчәк. Кремльдә Радий Хәбировның узган президент һәм Дәүләт думасына сайлауларны оештыруы ошаган. Ул узган елның җәеннән “Бердәм Русия” фиркасенең төбәк бүлекчәсе штабы башлыгы, аннан соң Дмитрий Медведевның штаб җитәкчесе булган иде.

Әлеге чыганаклар ярты елдан Радий Хәбировның Башкортстан президенты булып билгеләнәчәген дә хәбәр итә.

XS
SM
MD
LG