Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык авазы: Җәйге ялларны ничек үткәрергә җыенасыз?


-Җәй буе шушы бакчаларыбызны яшелләтәбез инде, мин “Горзеленхоз” да оста булып эшлим.

-Мин дачамда ял итәм.
-Әлегә уйламадык, бәлки Кара диңгезгә барырбыз гаилә белән, әти, әни, без, ике бала.
-Швейцариягә барабыз.
-Авылга кайтабыз. Авылда нинди рәхәт анда! Чит илгә диңгез карарга барган бар инде. Дөбъяз ягына авылга кайтабыз. Авылда бәрәңгене утыйсың, Колорадо кортларын чүплибез, авылда бөтен кеше эшли, авыл кешеләре беркайчан да ял итми, без дә.
-Җәй көне эшләргә уйлыйбыз. Анапада вожатый булып, балаларны карарга җыенабыз. Без студентлар. Безгә анда 3мең сум акча хезмәт хакы бирергә вәгъдә иттеләр. Анда барыбер диңгез, кояш, ял, балалар.
-Ә бүген без эшлибез Сабантуйда. Соңгы репетиция. Иртәгә Казанда Сабантуй булачак, шунда чыгыш ясаячакбыз.
-Боли утравына барачакбыз. Без дәүләт хезмәткәрләре. Безгә хезмәт хакы урынына шунда ялга юллама бирәчәкләр.
-Эшләргә укырга җыенабыз төзелештә, буяучы -штукатурчы булып. Мин студент, табип. Күпме акча бирәчәкләре билгеле түгел.
-Ә мин Самарага 14мең торган юллама белән ял итәргә барам. Әти, әни алып бирде бу юлламаны. Алар да табиплар. Мин да табип булырга укыйм.
-Без февраль аенда инде Мысырда булып ял итеп кайттык. Анда искитмәле яхшы. Кояш, диңгез. Ике кешегә тәгаенләнгән биш йолдызлы юлламаны 17меңгә сатып алдык та Кургаза ял йортында бер атна булып кайттык. Бик очсыз һәм бик яхшы булды, безгә ошады.
-Акча эшләргә кирәк фән өлкәсендә. Һаваны, экологияне чиста тоту өчен Казанның механик заводында җитештерелгән саклану җиһазларын силикат заводына урнаштырабыз.
-Төркиягә барасым килә 2 атнага кызым белән ял итәргә.
-Актаныш якларына кайтып балык тотарга җыенам, матур урман буйларында йөрергә, елгада су коенырга. 3 килолы балык тотканым бар элекке елларны, кармакка инде.
-Миңа 18 яшь. Җәй көне төзелештә оста ярдәмчесе булып эшләргә җыенам. Мин музыкант, оркестрда солист, валторна музыка коралында уйнарга өйрәнәм.
-Бакчада ял итәргә уйлыйбыз. 771 чакрым дип аталган бакчалыкта. Без анда елгада су коенып, шашлыклар пешереп ял итәбез. Безнең чит илдә ял итәсебез килми, чөнки без ватанпәрвәрләр.
XS
SM
MD
LG