Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең дошманы кем?


«Башкиров һәм партнерлар» үткәргән фикер белешүгә күрә, русиялеләрнең күбесе әле дә Америка Кушма Штатларын төп дошман дип саный. Төп беректәш – Беларус.

Русиялеләрнең күбесе төп “дошман” итеп әле дә Кушма Штатларны, ә төп беректәш итеп Беларусны күрә. «Башкиров һәм партнерлар» исемле тикшерү ширкәте үткәргән фикер белешүләр шундый нәтиҗә биргән.

Белгечләр әйтүенчә, русиялеләрнең карашлары елдан елга әллә ни үзгәрми. Шулай да, рәсми пропаганда җәмәгатьчелек фикеренә шактый йогынты итә. Мисал өчен, Эстония белән Грузия хәзер “дошман” исемлегенә кергән.

Кая карама дошман

Икенче ел рәттән русиялеләрнең күбесе төп “дошман” дип АКШны атаган. Җавап бирүчеләрнең 33.3% АКШны Русиянең дошманы дип саный. Узган ел бу сан 0.5% кимрәк булган. “Дошманнар исемлегендә” икенче урында Грузия – 31%. Узган ел икенче булган Эстония хәзер бишенче урында – 13.3%. Өченче, дүртенче урыннарда Украина белән Латвия – 18% чамасы.

Русиялеләр өчен “дошман”нар Европа илләре арасында да бар: Англия – 6.6%, Германия – 3.8%, Италия – 1.1%, Франция – 0.7%.

Ислам илләре арасында да “дошманнар” бар: Әфганстан, Иран һәм Гыйракны “дошман” дип 6% соралган атаган.

Русиянең бу дөньяда “дошманнары” гомүмән юк дип соралганнарның ни бары 4.5% әйткән.

Халык фикерен кем тудыра?

Социологлар фикеренчә, халыкның чит илләргә мөнәсәбәте халыкара мәсьәләләр ничек яктыртылуга турыдан-туры бәйле. Мисал өчен, Грузиягә карата мөнәсәбәт Абхазия тирәсендәге низаг аркасында начарайган. Совет солдаты һәйкәлен күчерү тирәсендәге гауга бераз тынганнан соң, Эстониягә карата тискәре мөнәсәбәт бераз яхшырган.

Белгечләр фикеренчә, халыкның фикерен рәсми сәясәт һәм мәгълүмат чаралары билгели. Сәяси технологияләр үзәге вице-президенты Алексей Макаркин сүзләренчә, “АКШ Русиянең тарихи көндәше”, ләкин моннан тыш башка “борчылдыргычлар” да бар, мисал өчен, НАТОның киңәюве, АКШның ракета калканы.

Шул НАТОның киңәюве аркасында русиялеләр Грузия белән Украинаны яратмый. Балтик илләре белән икенче дөнья сугышына һәм гомүмән, СССР тарихына төрле карашлар талаштыра.

Дуслар кем?

Дусларга килгәндә, узган ел белән чагыштырганда исемлек үзгәрмәгән диярлек. Соралганнарның күбесе – 35.3% Русиянең дусты дип Беларусны атаган. Икенче урында Кытай – 18%. Узган ел икенче булган Германия быел өченче урында – 16.1%. Башка дуслар арасында Әрмәнстан – 12.7%, Франция – 9.4%, Италия – 9.1%. Грузия белән Американы дус дип 2.8% һәм 4.4% атаган.

“Беларус белән мөнәсәбәтләр ис китәрлек булмаса да, ул безнең беректәш, - ди Макаркин. – Украинадан аермалы буларак мәгълүмат чараларында Беларуска мөнәсәбәт уңай. Ә менә “әфлисун” төсле Украинаны Көнбатышка башын борган өчен яратмыйлар.”

Тикшерүне үткәргән белгечләр әйтүенчә, русиялеләрнең чит илләргә мөнәсәбәте елдан елга әллә ни үзгәрми. АКШ, Германия, Кытай, Беларус кебек илләр якынча шул ук күрсәткечләр алып килә. БДБ илләре институты мөдире урынбасары Владимир Жарихин сүзләренчә, “чит илләргә карата мөнәсәбәт бу илләрнең халыкларына түгел, ә җитәкчеләренә карап билгеләнә”.

XS
SM
MD
LG