Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд вәгъдәсенә карамастан нефть бәясе арта


Согуд Гарәбстанының нефть чыгаруны арртыру вәгъдәсенә карамастан, Азия базарларында нефть бәяләре бүген тагын артты.

Азиядә нефть бәясе 1 долларга үсеп 136 доллардан артып китте.

Якшәмбе көнне Җиддәдә үткән ашыгыч утырышта Согуд Гарәбстаны, базар таләп итсә, күбрәк нефть чыгарачагын әйткән иде.

Аналитиклар согудләрнең арттыру вәгъдәсе бәяләр үсүне тоткарлауга бераз ярдам итте инде, әмма бәяләр артуга тәэсир итүче башка нәрсәләр дә бар дип белдерә.
XS
SM
MD
LG