Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илназ Сәфиуллинның “Юксыну”ы ничек туган?


Җырчы Илназ Сәфиуллинның 24 июньдә туган көне. 22 яшен тутырыр алдыннан ул “Кызган таба”да киләчәк планнары белән уртаклашып китте, “Юксыну” клибының тарихын сөйләде. Илназның Vkontakte сайтында да бик популяр икәнлеге ачыкланды.

Рөстәм Исхакый. Илназ, яшьләр хәзер интернетта күп утыралар. Син дә анда күренгәлисең, аеруча vkontakte сайтында, 1000 нән артык дустың да бар бугай…
Илназ Сәфиуллин. Беренче вакытларда еш утырдым, хәзер гомүмән вакыт юк. Бүгенгесе көндә vkontakte
Илназны гитарасыз күзаллау авыр кебек:)
сайтында 1400 дән артык дус бар. Ялгышмасам, анда чик куелган, 2000 кешегә кадәр генә кертеп була бугай. Ярар инде, нишләтәсең, ә дуслашырга теләүчеләр күп.
Рөстәм Исхакый. Теләкләр, сораулар, тәкъдимнәр күбрәк язалардыр инде
Илназ Сәфиуллин. Әйе. Аларның барсына да җавап биреп тә бетереп булмый. Гомүмән, мин алай булыр дип уйламаган идем. Күбесенчә килә рәхмәт сүзләре, ниндидер киңәшләр, кайвакыт кызу тәнкыйть тә була. Әлбәттә, үземә кирәклесен алам һәм хат язучыларның күбесенә җавап бирергә тырышам.
Рөстәм Исхакый. Вакыт юк дисең, ниләр “җимереп” йөрисең бу арада?
Илназ Сәфиуллин. Минем бит әле җырдан кала башка эшләрем дә күп. Быел мәсәлән Алла боерса КДУ ның математика факультетын бетерәм, диплом алам. Шулай ук, яңа җырларны тыңлаучыга тәкъдим итеп торам. Клиплар төшерәбез, тиздән менә “Татар җыры” турында документаль фильм әзер булачак. Аны инде эшләп бетердек диярлек.
Рөстәм Исхакый. Соңгы арада төрле яңа яшь җырчы кызлар белән җырлый башладың, моның сәбәбе нидә?
"Азатлык"ның Казан бюросында
Илназ Сәфиуллин.
Яратам танылмаган җырчылар белән эшләргә.Танылганнары белән дә яхшы мөнәсәбәттә, ләкин яңа тавышлы кызлар белән җырлау кызыграк. Шулардан менә - Ләйсән Әсхәтова аерып әйтеп булыр иде. “Сәләт”тә әйдаман булган бик сәләтле кыз. Үзе җырлар иҗат итә, үзе үк шуны башкара. Әле күптән түгел генә Ләйсән белән “Кызыл күбәләкләр” җырына дуэт яздырдык. Тагын бер билгесез җырчы Гүзәл Минакова белән “Беркем белмәс” дип аталган җырда бергә җырладык. Ансы да радиоларда ишетелә башлады инде. Бик фәлсәфи, үзенчәлекле… Сүзләре Ризидә Шериеваныкы, шул ук минем “Юксыну” җырын язган кеше. Ә инде көен үзем яздым. Алла боерса, быел көз көне яңа альбом чыгарырга исәп һәм бәлки Казанда концертымны да үткәреп булмасмы дигән план да бар иде.
Рөстәм Исхакый. Бу яктан сиңа әтиең (күп җырлар авторы, җырчы - Зиннур Сәфиуллин) нык ярдәм итәр инде
Илназ Сәфиуллин.
Әтидән ярдәм дип…ул Әлмәттә. Хәзер инде әти-әнидән ярдәм көтеп яту вакыты узып бара. Аллага шөкер, үз тормышымны үзем карый алам. Әлбәттә, әти-әнигә бик зур рәхмәтлемен! Гитара алып биргәне өчен әтигә аеруча рәхмәтемне белдерәсе килә, хәзер дә ул алып биргән бүләк белән сәхнәгә чыгам.
Рөстәм Исхакый. Ничәнче елдан бирле бу?
Илназ Сәфиуллин. 2005 елның көзеннән. Шул ук елны “Йолдызлар фабрикасы”нда катнаштым.
Рөстәм Исхакый. Безнең “Кызган таба” ны тыңлаучы-укучы яшьләр синең шәхси тормышың белән кызыксыналар. Илназның йөргән кызы бар микән диләр..
Илназ Сәфиуллин. Әлегә йөргән кызым юк.Ярты ел узган микән, кызым белән аралар өзелде. Ни өчен
дигәндә, мин эшкә баш-аягым белән бирелә торган кеше. Шуңа да хәзерге вакытта йөри торган кыз кирәк түгел дип саныйм, чөнки аларга вакыт кирәк. Хәзергә күп вакытны эшкә, яраткан шөгылемә бирәм.
Рөстәм Исхакый. Синең бик тә популяр “Юксыну” клибың ничек эшләнде ул? Яшьләр яратып карыйлар.
Илназ Сәфиуллин. Бик тә катлаулы эш булды ул. 3 көн төшердек без аны. Бер атна алдан барып Әлмәттәге кирәкле урыннар белән сөйләштем, фотографияләргә төшердем. Казанда төшерү вакытына кадәр сценарий яздык. Оператор яшь егет - Айдар Габдерахманов, аңа әле 19 гына яшь. Шулай бергәләшеп ничек төшерәчәгебезне планлаштырдык. Минем кыз роленә Ризидә Шәфикова исемле актрисаны таптык, бик талантлы туташ. Әзерләнеп киттек Әлмәткә. Анда бик катлаулы съемка булды, суык иде. Бер-ике дубльдән соң машинага җылынырга йөгерә идек. Урамда булган төшерү вакытлары, хастаханәдә булган күренешләр Әлмәттә төшерелде. Казанда, Урицкий паркында калган өлешләрен төшереп бетердек. Клип ТВ экраннарына чыкканчы 2 айга якын эшкәртелде, монтаж ясалды. Ә инде “Юксыну” тамашачы карамагына чыккач, бик тиз танылу алды. Киләчәктә “Син мине ярат” җырына клип төшерү планда тора.
XS
SM
MD
LG