Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге - Русия сөйләшүләре июльдә башлана


Русиянең Европа Берлегендәге вәкиле Владимир Чижов Берлек белән Русия арасында озак вакыт кичектерелеп килгән Партнерлык һәм хезмәттәшлек килешүе сөйләшүләре 4 июльдә башланачак дип белдерде.

Чижов бу җиңел процесс булмыячак, Европа Берлеге белән Русия партнерлар да, шул ук вакытта көндәшләр дә диде.

Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары май аенда бу килешүләргә юл ачты.

Литва белән Польшаның каршы булуы сәбәпле сөйләшүләр 2 ел чамасы кичегеп килде.
XS
SM
MD
LG