Accessibility links

Кайнар хәбәр

Берлинда Сабан туе узды


Алманиянең Берлин шәһәрендә бишенче тапкыр Сабан туе узды. Аны Венера Вәгыйзова рәислегендәге “Татарлар Дойчланд” җәмгыяте оештырды.

Инде икенче ел рәттән бәйрәм Лихтенберг районындагы шәһәр паркында уза. Бәйрәмгә Америка, Италия, Прага, Балтыйк буе илләреннән кунаклар килгән иде.

Бәйрәмнең тантаналы ачылышында Лихтенбергның дәүләт оешмалары вәкилләре катнашты. Шулай ук Татарстан һәм Мәскәүдән вәкилләр бар иде.

Татарстан президенты котлавын президент аппараты хезмәткәре Азат Әхтәриев җиткерде. Моннан тыш Казаннан артистлар - Лилия Муллагалиева, Рөстәм Маликов һәм Германиядә яшәүче Муса Маликов, ә Мәскәүдән Роза Хәбибуллина һәм Флера Шакирова килгәннәр иде.

“Татарстан бөтен дөньяда Сабантуйларны уздыру өчен татарларга хәленнән килгәнчә булышырга тырыша. Шуның өчен без килергә тиеш. Ягъни читтәге милләттәшләрне онытмаска тиешбез һәм бу Татарстан конституциясендә дә язылган”, ди Азат Әхтәриев.

Венера Вәгыйзова һәм Азат Әхтәриев
Бәйрәмдә җыр-биюләр һәм уеннар бергә үрелеп барды. Чүлмәк вату, көянтә белән су ташу, кашыкка йомырка куеп йөгерүдән тыш, Берлин татарлары шактый гына яңа уеннар да керткәннәр иде – бәйләнгән күз белән җирдән бәрәңге җыю, җеп урау һәм башкалар.

“Сабантуйның бөтен гореф-гадәтләрен туры китереп уздыру ул хәтле үк әһәмиятле түгел. Аның Берлинда узуы, халыкның матур итеп киенеп килүе, бәйрәм рухы булуы мөһим”, ди җырчы Рөстәм Маликов.

Бәйрәм 5-6 сәгать дәвам итте. Килгән кунаклар уеннарда катнашу, җырлап-биюдән тыш, аралашты, чәй эчте.

“Монда килгәннәр үзләренә яңа дуслар таба, бик күңелле”, ди Берлинда аспирантурыда укучы һәм инде дүртенче ел Сабантуйда катнашучы Ирина Сөләйманова.

Ирина Сөләйманова һәм Ландыш Нигъмәтуллина
Ә Татарстаннан Берлинга алман телен камилләштерергә килгән Ландыш Нигъмәтуллинага бәйрәм бик ошаган, әмма татар телендә алып барылмавы бераз күңелен төшергән.

Америкадан килгән Гүзәл Әхмәдуллина исә, бәйрәмнең урыс телендә баруы проблема түгел, чөнки татар телен белүчеләр азрак, ди.

Сабантуйдан соң парк янындагы яшьләр театрында Берлин Сабан туена килгән Татарстан һәм Мәскәү кунаклары концерт куйды.
XS
SM
MD
LG