Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уяндык урамында патша кызы арбасы


 Уяндык авылы урамында патша кызы арбасы
Уяндык авылы урамында патша кызы арбасы

Гомергә дә патшалар, генераль сәркатипләр йөрмәгән бу кечкенә Уяндык авылын хәзер танырлык түгел.

Менә бу күз явын алырдай матур милли татар бизәкләре белән эшләнгән каретаны, ягъни арбаны, күннән тегелгән ат сбруйларын, дирбияләрен махсус заказ белән эшләтеп, Уяндык авылына бу атнада кайтарттылар. Авылда ат үрчетү белән дә шөгельләнә башлаганнар. Малайларны атта чабуда өйрәтүче Камил Мостафин әкияттән төшкән кебек гүзәл арбаның каян килеп чыкканын аңлатты:
“Авылдашыбыз Ралиф абый Сафин махсус заказ белән бу каретаны кайтартты. Туйларда кәләш төшерер өчен, бәйрәмнәрдә халык күңелен күрер өчен ясатты”, диде ул.
Уяндык матурайганнан-матурая, анда инде урамнарда машина юлын гына төзекләндерү түгел, хәтта җәяү йөрүчеләр өчен тротуарлар да төзелә.
Уяндык авылында тауга күтәрелү җайланмасы
Бу көннәрдә Уяндык авылында булдыклы авылдашлар көче белән таудан чаңгы белән шуып төшү комплексын төзеп яталар.

Уяндыклыларның атаклы якташлары җәйге ялларында да авылга кайтып төзелешнең ничек баруы белән кызыксынып торалар. Җәйге эссе челләдә авыл читендәге тау янында тауга менү өчен баскычлар ясала. Элмәле кәрзиннәргә утырып тауга менәр өчен җайланма корыла. Кунаклар килсә дә, халык ял итеп бәйрәм итсә дә, яшьләр туй үткәрсә дә туган авылның ямьле табигате, заманча җиһазлар һәркемне сөендерә. Менә шундый матур патша кызы арбасына бәйрәмдә бер утырып йөрүең дә ни тора!
Элек Уфа –Чаллы, Казан юлына Уяндыктан сукмак буйлап кына чыгып була иде, хәзер асфальт буйлап олы юл чатына 3 минутта барып җитәсең. Уяндыкка кайтканда урам буйлап та ак түфлиләр белән йөрерлек.
Уяндык авылы Башкортстанда кечкенә авыллар исемлегенә керсә дә, бу авылны белмәгән, андагы барган үзгәрешләрне ишетмәгән кеше бик сирәктер. Бу авылдан чыккан булдыклы шәхесләр бик ерак җирләрдә яшәсәләр дә, үзгәртеп кору елларының башында ук бик зур тырышлык күрсәтеп, районда гына түгел, хәтта республикада да беренче булып мәчет төзегәннәр. Авылдашларына дини белем бирү өчен яшь муллага яшәргә шартлар тудырылган. Картлар гына түгел, балалар да, яшьләр дә мәчетне үз итеп, дога укырга өйрәнергә йөриләр. Уяндык авылына тирә-як авыл мөселманнары автобуска утырып җомга намазларына киләләр.
Район үзәгендәге гимназияләрдә укыган укучылар татар-башкорт төркемнәрендә укып белем алалар, җырларга өйрәнәләр. Наҗар Нәҗми белән Рим Хәсанов иҗат иткән “Кышкы романс” җырын 8 сыйныфны тәмамлаган Илвина Хуҗиәхмәтова үзе пианинода уйнап башкаруы һәркемне сокландыра.
Уяндык авылында 5 йолдызлы Кунакханә төзелә
Кечкенә, ягъни, 60ка якын йортлы Уяндык авылында хәзер инде монда зур кунаклар җыелса да, аптырамассың. Тау астында бәреп торган фонтан, су керү урыны, 700 җиңел автомобиль куярлык урынга асфальт җәелгән, димәк киләчәктә Уяндыкта туристлар яки зур кунаклар, ял итүчеләр күп булачак. Алар өчен заманча кунакханә төзелеп ята.
XS
SM
MD
LG