Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә дә төрек мәктәпләрен яклыйлар


Русия башкаласындагы татар милли хәрәкәте вәкилләре баш прокуратура бинасы каршында пикет үткәрде.

Бу юлы Ватан милли-демократик партиясе вәкилләре урамга Казандагы төрек-татар мәктәпләрен яклап чыкты.

Мәгълүм ки, Русия прокуратурасы инде шактый вакыт алар эшчәнлегендә төрле җитешсезлекләрне табарга тырышып караганнан соң, әлеге мәктәпләрдә укытучы төрек ватандашларының Русиядән, димәк Татарстаннан да китүен таләп итте.

Ватан партиясе пикетында катнашучылар Русиянең мәгариф системасында һәм гомумән милли сәясәтендә барган тәрәккыяткә бик борчылуын белдерде. Татарстандагы татар-төрек мәктәпләренең эше бар Русия белән чагыштырганда да иң югары белем стандартларына туры килә, аларны ябарга тырышу омтылышлары исә Русия мәгариф министрлыгының укытудагы милли компонентны бетерү юнәлешендәге гәмәлләре рәтендә тора, ди пикетта катнашучылар.

Федерал үзәкнең шушы гәмәлләрен Ватан партиясе Русиядә бары тик бер генә милләт, бер генә дин калдыруга юнәлдерелгән дип саный.

Русия прокуратурасының татар-төрек мәктәпләрен ябарга тырышуына каршы протестка чыгып "без үз мәнфәгатләребезне, балаларыбызның киләчәген яклыйбыз, мәгариф өлкәсендәге хокукларны кысуга каршылыгыбызны белдерәбез", диелә пикетчылар мөрәҗәгатендә.

Әлеге мөрәҗәгатне алар Русия президенты Дмитрий Медведевка да юллаган.

Моңа кәдәр Ватан милли-демократик партиясе Мәскәүдә Русия мәктәпләрендә правослау дине нигезләрен укытуга каршы да бер урам җыены үткәргән иде.
XS
SM
MD
LG