Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матвиенкога һөҗүм әзерләүдә гаепләнүчеләр акланды


Русия югары мәхкамәсе Петербур губернаторы Валентина Матвиенкога һөҗүм әзерләүдә гаепләнүчеләрне аклау карарын раслады.

Апрель аенда Петербур шәһәр мәхкамәсе Тимур Сәитгәрәев, Равил Моратов һәм Владислав Барановны аклау карары чыгарган иде.

Былтыр Федераль иминлек хезмәте аларны Матвиенконы үтерергә җыенуда гаепләп ышанычлы дәлилләр белән кулга алуын белдерде. Тикшерүчеләр аларны Петербур сабантуенда Матвиенко янында гранаталар шартлатырга җыенуда гаепләде.

Гаепләнүчеләрнең адвокаты Максим Гафаров Азатлык радиосына Русия махсус хезмәтләре мондый эшләрне бәйрәмнәргә туры китереп үзләре уйлап чыгарып оештыра, әлеге мәхкамә карары нәтиҗәсендә җәмгыять отар, махсус хезмәтләр контрольгә алыныр һәм киләчәктә үз гамәлләре турында уйлана башлар дип өметләнәм диде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG