Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов Хәбировның үз теләге белән китүенә каршы


Башкортстан президенты үзенең хакимият башлыгын эштән җибәрми. Башкортстан президенты хакимияте башлыгы, вазифасыннан вакытлыча читләштерелгән Радий Хәбиров үз теләге белән эштән китәргә тели.

Башкортстан президенты хакимияте башлыгы вазифасыннан вакытлыча читләштерелгән Радий Хәбиров үз теләге белән эштән китәргә тели. Аның адвокаты Юрий Наумов сүзләренә караганда, Хәбиров 30 апрельдә үк ялга киткәндә үз теләге белән вазифасыннан җибәрүләрен сорап гариза язган булган. Чөнки 22 июньнән Хәбиров яңа эш урнында эшләргә тиеш булган. Әмма президент Мортаза Рәхимов бу турыда карар чыгармады.

Дүшәмбе көнне Хәбиров үзенең эш кенәгәсен кайтаруын сорап яңа гариза язган. Әмма әлегә президент хакимиятеннән моңа реакциясе ишетелми. “Әгәр дә Башкортстан президенты әлеге гаризага кул куймаса, без мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкбез. Чөнки эш кенәгәсеннән башка Хәбиров үз эшчәнлеген дәвам итә алмый”, дип белдерде Юрий Наумов матбугат чараларына.

Билгеле булганча, Хәбиров керемнәре һәм милке турында декларациядә дөрес мәгълүмат бирмәүдә шикләнелә. Шунлыктан, 23 июнь көнне Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов әлеге мәгълүматларының дөреслеген тикшерү тәмамланганчыга кадәр Радий Хәбировны вакытлыча вазифасыннан читләштерде.

Башкортстан президентының матбугат үзәге әлеге мәсьәләгә кагылышлы Мортаза Рәхимовның яңа фикерләрен дә хәбәр итте. Анда Рәхимов: “Медведев күптән түгел коррупциягә каршы чаралар башлаган иде. Коррупция бөтен дәрәҗәдәге чиновникларга да кагыла”, дип белдергән.

Шулай ук соңгы вакытта республикада Хәбировның Русия президентының эчке сәясәт буенча идарәсенә эшкә алынырга тиешлеге турында да сүз булды. Бу Радий Хәбировны Башкортстанга президент итеп кайтару өчен эшләнә, дип аңлатылды кайбер мәгълүмат чараларында. Әмма “Коммерсант” мәгълүматларына караганда, нәкъ менә Радий Хәбировның Мәскәүдәге яңа билгеләнүе аркасында ыгы-зыгы туган да.

Әлегә Башкортстанның салым хезмәте Хәбировның керемнәре һәм милке турында декларациясен тикшерү нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирми. Әмма кайбер җирле матбугат чаралары бу тикшерү турында тәфсилләп язып чыкты. Бу мәгълүматларга караганда, әлеге эш буенча төзелгән эшче төркемгә җирле депутатлар һәм эшмәкәрләр исеменнән күп кенә зарланулар килгән. Әлеге дәгъваларда Хәбировның вәкаләтләрен арттырылуы әйтелә. Әйтик, президент хакимияте башлыгының кулы астында депутат урыннарын сату буенча бәяләр исемлеге төзелгән. Мисал өчен, дәүләт думасындагы кәнәфи 30 миллион сум торса, дәүләт шурасында – 6 миллион сум, президент хакимиятендәге бүлек җитәкчесе вазифасы 5 миллион сум, шунда ук бүлек белгече урыны 1,5 миллион сум тора, дип хәбәр итә “Коммерсант” басмасы. Наумов сүзләренә караганда, әлеге язмаларның дөреслеге мәхкәмәдә тикшереләчәк.

26 июнь көнне Радий Хәбиров республиканың Киров район мәхкәмәсенә үзенең эштән читләштерелүенә ризасызлык белдереп шикаять язган иде. Һәм әлеге эш буенча беренчел тыңлаулар 8 июльгә билгеләнгән, дип хәбәр итә “Коммерсант” газетасы.
XS
SM
MD
LG