Accessibility links

Кайнар хәбәр

Монгол башкаласында гәдәттән тыш хәл


Парламент сайлавыннан соң башланып киткән урам чуалышлары Уланбатырда гәдәттән тыш хәл кертүгә китерде. Ярсыган халык анда хакимияттәге партиянең баш идарәсенә ут төртте, бәрелешләрдә 5 кеше һәлак булды.

Моңа кәдәр Монголия совет стилендәге социализм сазлыгыннан демократиягә шактый тыныч һәм уңышлы гына күчеп барган, Кытай белән Русия арасында югалып калган бер ил буларак билгеле иде.

Узган төннән соң инде болай әйтеп булмый - илнең башкаласы Уланбатырда меңләгән кеше җыелып, тәртип саклау көчләре белән бәрелешләр оештырды һәм хакимияттәге халык-революцион партиясенең баш идарәсен яндырды.

Шушы чуалышларга атна азагында узган парламент сайлавы сәбәп булды. Алдан үткәрелгән фикер белешүләр демократик партиянең һәм элекке коммунистлар - халык-революцион партиясенең җиңү шанслары бертигез булуын күрсәтеп килде.

Хакимияттәге партиянең идарәсе яна
Әмма тавыш бирү урыннары ябылуга хакимияттәге партия үзенең җиңүе хакында сөйли башлады һәм беренче нәтиҗәләр дә шуны күрсәтте. Оппозициядәге демократлар исә хөкүмәтне сайлау нәтиҗәләрен бозуда, тупас хәрәмләшүдә гәепләде. Хисләр ташкыны көчәеп протестлар Уланбатыр урамнарына чыкты.

"Сез менә шушы кешеләргә, шушы халыкка гына карагыз. Бездә әле мондый сайлауның булганы юк иде, быелгысында хәрәмләшү чамадан тыш булды", ди урам җыенына кушылган 40 яшлек Пуревдарж Батмунх.

Монголия хакимияте югалып калмады, шушы чуалышларда катнашучыларга каршы кырыс чаралар күрелде - 20-ләп кеше кулга алынды, ә илнең президенты Намбарын Енхбаяр башкалада 4 көнлек гәдәттән тыш хәл кертте.

Шул фәрман нигезендә халыкка җыеннар үткәрү тыела, моны бозучыларга каршы көч куллану рөхсәт ителә, мәгълүмат чараларының ирекле эшләве чикләнелә.

Сишәмбе көнне монгол рәсмиләре соңгы чуалышларда кимендә 5 кешенең үлүе, 200-ләп кешенең төрле җәрәхәтләр алуын хәбәр итте. Башкала Уланбатырда инде тынычлык хөкем сөрә, шәһәрне хәрбиләр контроль итә, дип белдерә анда эшләүче Көнбатыш вәкилләре.

Хакимият оппозицияне үз тарафдарларын тынычландыруга, кануни тәртипне бозмаска өнди. Башкалада комендант сәгате гәмәлдә кала.
XS
SM
MD
LG