Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалсам да, көт син мине! (23) Төркия - Согуд Гәрәбстаны - Татарстан


Татарстанның Әлки районының Кармалы авылында туып үскән Хөмәтгали һәм Ситдыйк Галимовларны Хатыйп Садыйк ул Галимов эзли.

Татарстанның Әлки районы Кармалы авылында туып үскән 1930 елларда Төркиягә китеп югалган әтисенең ир туганннары Хөмәтгали һәм Ситдыйк Галимовларны яки аларның балаларын Казанда яшәүче Хатыйп Галимов эзли.
Безнең милләттәшләребез бөтен дөньяга сибелгән. Әмма алар бер-берсен һәрвакыт эзлиләр. Бик күпләре табыла да. Табылганннар турында да әйтеп китергә кирәк. Суфия апа Галиева, Төркиядә яшәгән туганнарын эзләгән иде. Аны дүртенче буын оныклары эзләп табуы билгеле булды. Бүгенге көндә оныклары Суфия апаны Төркиягә кунакка чакырганннар.
Әмма эзләү мизгелләре бик катлаулы һәм аның юллары бер дә билгеле түгел. Һәр кеше үз юлы белән табыла. Ә кайберләре озак еллар узып та, эзләгән кешесен табалмыйча үлеп тә китә.
Бу язмада сез Төркия белән Казан арасында яшәп бер-берсен эзләүчеләр турында белерсез. Шундыйларның берсе Хатыйп Галимов Садыйк улы үз әтисенең ир туганнарын Хәмәтгали һәм Ситдыйк Галимовларны эзли.
“Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле а язган Илгизәр Шәрәфетдинов Хатыйп әфәнденең хаты белән таныштыра:
“Галимов Хөмәтгали белән Галимов Ситдыйк гражданнар сугышы вакытында исән калып, Төркиядә яшәгәннәр. 1930 елларда Төркиядән Хөмәтгалидән хат килеп төшә. Алар бу хатны минем әтием Садыйкка язганнар. Алар гражданнар сугышында исән калып югалган кешеләр. Ә бер хатларында алар Согуд Гәрәбстанына китәргә җыенабыз дигәннәр", дип язган туганнарын эзләүче Хатыйп әфәнде.
Хатыйп бабайны без Казаннан эзләп таптык һәм ул Азатлык радиосына менә нәрсә диде.
“Аларны эзләп “Жди меня” тапшыруына берничә хат яздым. Әмма җавап килмәде. Алар пленга төшкәннәр. Аннан Хаҗга барырга булганннар. Шуннан югалганнар. Алар хәзер картлар инде, үзләре юктыр, хәзер аларның балалары табылса гына”, ди Хатыйп Галимов.
Хатыйп әфәнде 81яшьтә булса да, Азатлык радиосын да тыңлый икән әле.
“Азатлык радиосын тыңлыйбыз. Әлегә сирәк кенә эләгәм”, диде ул.
Татарстанның Әлки районы Кармалы авылында туып үскән 1930 елларда Төркиягә китеп югалган әтисенең ир туганннары Хөмәтгали һәм Ситдыйк Галимовларны яки аларның балаларын Казанда яшәүче Хатыйп Галимов инде 5 ел буе эзли.

Хатыйп бабай эзләгән милләттәшләр сезнең арагызда булуы ихтимал, шуның өчен бу хәбәрне бер-берегезгә сөйләгез, бәлки сезнең ярдәмегез белән дә, Хатыйп бабайның эзләгән туганнары табылыр.
XS
SM
MD
LG