Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаскәрдәге коррупция иминлеккә яный


Җәмәгать пулатының комиссия башлыгы Александр Каньшин Русия гаскәрләрендәге коррупция турында чаң суга

Русия Җәмәгать пулатының ветераннар, хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзалары эшләре комиссияе рәисе Александр Каньшин саклану министрлыгындагы коррупция иминлеккә яный дип белдерде.

Аның әйтүенчә, дәүләт иминлек көчләре чыгымнарының 30-лап процентын ришвәтләр һәм арадашлык хезмәтләре аркасында югалта.

Каньшин хәрби бүлекләрдә командирлар чикләнмәгән хакимияткә ия һәм алар моны үз шәхси максатларында куллана ди.

Хәрби җитәкчелекнең югары даирәләрендә исә "хәрби киемдәге эшмәкәрләр" саклану министрлыгы биналарын һәм җирләрен арендага бирү, артык хәрби милекне һәм техниканы сату, тоткарланучы хезмәт хакларын банкларда әйләндерү хисабына байый ди ул.

Министрлыкның югары җитәкчелегендәге акча әйләнешен кулга төшерү өчен барган көрәшкә мисал буларак Каньшин министрлыкның төзелеш һәм хәрбиләрне фатир белән тәэмин итү бүлеге җитәкчелегенең еш алмашынуына ишарә итә. Бер елдан да азрак вакыт эчендә анда инде 4 җитәкче алмашынган.

Соңгы җитәкче - генерал Владимир Филипов химик гаскәрләр башлыгы булган. Каньшин аның бу яңа вазыйфада уңышлы эшли алуына шик белдерә.

Былтыр 224 югары офицер төрле җинаятьләр өчен җинаять җаваплылыгына тартылган. Шуларның 180-е полковник, 16-сы генерал дәрәҗәсендә.

Каньшин әйтүенчә, Җәмәгать пулаты аларның исемнәрен атауны сораган булса да, җинаятчеләрнең исемнәре җәмәгатчелеккә белдерелми калган.

Каньшин фикеренчә, саклану министрлыгында бернинди чын демократик корылышка да урын калмаган. Нәтиҗәдә офицерлар гаскәрдән күпләп китә, солдатлар һәм сержантлар икенче мәртәбә хезмәт итү турында килешүгә барырга теләми, күпләр хәрби хезмәттән качарга тырыша, төрле дәрәҗәдәге хәрбиләр, шул исәптән офицерлар һәм килешү нигезендә хезмәт итүчеләр дә үз-үзләрен үтерә.

2007 елда гына да 300-ләп хәрби үз-үзен үтергән. Аларның күпчелеге - солдатлар, сержантлар, яшь офицерлар, курсантлар. Бу елның беренче чирегендә исә, хәрби чаралар белән бәйле булмаган югалтулар 200-гә җиткән.

Мондый хәлдә без тыныч вакытта да ел ахырына кадәр 2 батальонны югалтырга мөмкинбез ди Каньшин.
Вәзгыятьне төзәтү өчен Каньшин министрлык эшчәнлегенә тулы һәм юридик нигезле ватандашлар контроле булдырырга тәкъдим итә һәм бу турыда тиешле федераль канун кирәк ди. Җәмәгать пулаты киләчәктә шундый канун булдыруны тәкъдим итәргә җыена.

XS
SM
MD
LG