Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казандагы хосусый радио Чулман артына чыга


Хезмәттәшлектә булган Марат Гәрәев радиосы Чаллыда — 91.6, Илшат Әминовныкы 105.5 ешлыгында чыгып, үзара көндәш булачак
Хезмәттәшлектә булган Марат Гәрәев радиосы Чаллыда — 91.6, Илшат Әминовныкы 105.5 ешлыгында чыгып, үзара көндәш булачак

«Tatar radiosı» Чулман артына чыгып тыңлаучылары саны ике ярым тапкырга артыр дип көтә.

Чәршәмбе көнне "Барс-медиа" ширкәтенең «Tatar radiosı» сынау буларак Чулман артында да сөйли башлый. Тапшыруларны Чаллыда — 91.6, Әлмәттә — 97.7 FM ешлыгында тыңлап булачак. Моңарчы да ТНВ телеканалы аша поп-радионың Гөлназ Сәфәрова кебек алып баручыларын күреп була иде. Хәзер исә инде радиодан да даими тыңлый алачаклар.

Көндәшлектән хали

Шул ук вакытта Чаллыда бүгенге көндә "Барс-медиа"ның хезмәттәше булган "Яңа гасыр" да 105.5, ә Әлмәт янындагы Әпсәләм авылында 105.3 "МЦ" дулкыннары аша тыңлаучысына барып ирешә. Бу ширкәт һәм радио бергәләшеп узган елны "Татар җыры-2007"не ясады.

Ә бит бер уйласаң, "Яңа гасыр"ның үзенең "7 йолдыз" проекты да бар иде. Соңгы елда алар көндәшлектән хали, үзара тыгыз хезмәттәшлек корды. Нәтиҗәдә "Яңа гасыр"га бәйле ТНВ телеканалы "Барс-медиа" ширкәтенең «Tatar radiosı»на якын булган "Татарча солянка", "Музыкаль каймак" хит-проектларын да соңгы елда даими яктырта.

2004 елдан бирле эшли, тик . . .

Билгеле булганча, “нефтедолларлы” Әлмәттә «Tatar radiosı» 2004 елдан бирле эшли дип санала иде. Шулай ук Зәйдә дә тапшыруларын тыңлый торган булганнар. “Тик тапшырулар тиешле күләмдә җиткерелмәде”, ди радионың сүзчесе. Тиздән исә алар сыйфатлы дулкында тыңлый алырлар, дип көтелә.

Шулай итеп? Казаннан читтә “Яңа гасыр” радиосына эре көндәш чыга. Шунысы кызык, “Яңа гасыр” татарча эшләсә дә, барыбер урысча яңалыклары белән, әйтик, Елена Ковальчук тавышы белән даими эфирга урысча чыгып керә. Хәер, «Tatar radiosı»ның да татарчасын "киңкырлы" дип булмый. Интернеттагы яңартылган бите асылда урысча эшли. Тик "Новости" бүлеге гел татарча эленеп тора.


Төркия белән Кистемнән кайтып-килеп Татарстанда

Ә «Tatar radiosı» эфирда исә татарча гына яңалык укый. Хәзер аларны Татарстанда да танылу көтә. Татарстан төбәкләре дә кистем татары Марат Касыйм һәм Төркиядә эшләп кайткан телейолдыз Резидә Шакирова тавышларын бу радиодагы яңалыклардан ишетә алачак.

«Tatar radiosı» Чулман артына чыгып тыңлаучылары саны ике ярым тапкырга артыр дип көтә икән. Сарман, Азнакай, Лениногорски, Бөгелмә, Чирмешән, Яңа Чишмә, Зәй, Минзәлә, Тукай, Түбән Кама, Алабуга, Менделеевски, Әгерҗе районнарындагы колакларга да өмет итә алар.

XS
SM
MD
LG