Европа Берлеге Сербиядә узган кичтә Европага йөз тотучы хөкүмәт төзелүен хуплады.
Сербия парламенты президент Борис Тадичның Демократик фиркасе һәм Сербия социалист фиркасе вәкилләреннән торган яңа хөкүмәтне раслады.
Шулай итеп 11 майдагы парламент сайлавыннан соң туган сәяси көрчектән чыгу юлы табылды.
Европа Берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы баш вәкиле Һавиер Солана яңа хөкүмәт реформаларны дәвам итәр һәм Берлек белән якынаю өчен зарур булган шартларны үтәр дип өметләнүен белдерде.