Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буйлап ... театр йөзә


Бөек Болгарга сәяхәтендә катнашучы Башкортстан һәм Татарстан сәнгатькәрләре Казан елга портында чыгыш ясады.

“Рамазан” оешмасы рәисе Марат Шәрипов җитәкчелегендә Идел буйлап Бөек Болгарга оештырылган сәяхәттә катнашучылар белән очрашырга Казан елга портына язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар белән бергә көтүебез белән килдек, диде Татарстан язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов.
Теплоходта сәяхәт итүче ике йөзгә якын сәнгатькәр арасында Германиядә белем алучы, җәйгә Казанга кайтып, бу сәяхәттә катнашучы Муса Мәликоның сәләтенә соклануын белдерде Туфан Миңнуллин:
"Белеп калыгыз, менә бу татар баласы, беркемнән дә кимсенмичә, дөньякүләм музыка сәнгатендә үзенең сәләтен күрсәтә алырлык чын профессионал. Менә дигән итеп татар телендә сөйләшә, гаҗәеп матур итеп татар көйләрен уйный. Аның уйнамаган бер музыка коралы да калмады”.
Заманында Рудольф Нуриев белән бергә иҗат иткән, Нинель Юлтыеваның беренче партнеры булган, хәзер Фәйзи Гәскаров исемендәге театрда атаклы балетмейстер, Башкортстанның атказанган сәнгать әһеле, туксан яшен тутыручы, әмма яшь йөрәкле Хашим Мустаев шушы сәяхәттә инде өченче тапкыр катнаша.

Хәшим Мостаев Казан Елга портында интервью бирә
“Кара йөзләр”, “Гөлнәзирә” спектаклен куючы балетмейстер, “Бурзяночка”, “Азамат”, “Кубыз белән бию”, “Чәчкә аткан курай” кебек биюләрне куючы Хәшим Мостаев бу очрашуда үзен әдәбият өлкәсендә дә танытты. Ул үзенең “Шонкар” романын китап итеп чыгарган.
Аның “Далекое и близкое” дигән библиографик хәтирәләрне туплаган тагын бер китабы басылырга әзер. Сәләтле кеше бар яктан да сәләтле була дигән гыйбарә чынлап та, дөрескә туры киләдер ул.
Теплоходта Салават шәһәре башкорт театры артисткасы Наилә ханым бу сәяхәтне оештыручыларга зур рәхмәтләрен белдерде.
Сәяхәттә Г.Камал, К.Тинчурин, “Нур”, Туймазы, Әлмәт татар театры, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры артистлары, җырчылар, шагыйрьләр, язучылар катнаша. Әлеге “Герой Гагарин” теплоходы 9 июльдә Чаллы да булып, 10 июльдә алар Уфага кайтып җитәчәк.
XS
SM
MD
LG