Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сәләт”леләр Биләрдә фестиваль үткәрде


Җыенга “Сәләт” нең 8 аланы – “Рухият”, “Раушан”, “Биләр”, “Саба”, “Зәй”, “Изге чишмә”, “Иске Казан” һәм өр-яңа алан “Сәләт-Бөгелмә” Биләргә җыелды. Монда 800ләп сәлкеш һәм кунак катнашты.

Аланнар бер-берсен яңа сөрәннәр, яңа җырлар белән каршы алды. Биредә күпсанлы чаралар, бәйгеләр үткәрелде. Билгеле инде, барысы да “сәләтчә”, ягъни татар телендә оештырылды.

“Без - синең дәвамың, Биләр” дигән зур иҗади кичәдә барлык нәтиҗәләр дә билгеле булды. Башка елларда нәтиҗәләр буенча бер аланны гына җиңүче итеп тапкан булсалар, быел һәрбер чараның, һәрбер уенның үз җиңүчесе булды. Хуҗалар тавында таң атканны каршылау, Биләргә экскурсия оештыру “Сәләт”нең үз традициясенә әйләнгән.
2008 елның үзенчәлеге шунда - быел “Сәләт”тә Австралия һәм Баку татарлары катнашкан, шулай ук Чаллыдан да кунаклар килгән.
XS
SM
MD
LG