Accessibility links

Милләт сукмагы дәрвише


Әлмира ханым көрәштәшләре белән юбилей кичәсендә
Әлмира ханым көрәштәшләре белән юбилей кичәсендә

“Мөслимә” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Әлмира ханым юбилей кичәсен “Җиһан гөлләре дәшә” дип атаган.

“Казан” милли-мәдәни үзәге залына абыстайлар, остазлар, җитәкчеләр, хаҗилар, хаҗиялар җыелган иде. Әлмира Әдиятуллина кунакларны каршылап, ислам дине һәм дәүләтләр сәясәте турында сүз башлады. Татар булып туган кеше үз милләтен рухиятен күңелендә сеңдерсен өчен нишләргә кирәк, мөселманлыкның сафлыгын, сабырлыгын хакимнәр, ил башлары ничек аңлый?
“Милләтебезнең асыл затлары сез, милләтебезнең гөлләре!" дип сәламләде ул.

Һәм шушы залда без барыбызда ни өчен иң бәхетле кешеләр дигән төшенчәне аңлатып, ни өчен халыкны бу залга җыюының нияте, максаты турында ул менә нәрсә диде:
“Безнең моннан күп еллар элек Гарәбстанда табип Кәрим Хәкимов дигән консулыбыз булган. Ул Башкортстаннан, татар егете. Хәкимов СССР дигән илнең гарәп дөньясы, ислам дөньясы белән араларын яхшырткан, эшләрне камилләштергән булган.
Хәзерге чорда менә шундый яхшы мөнәсәбәтләрне урнаштыру юллары белән элекке президент Путин да гарәп иленә барып кайтты. Президент Миңтимер Шәймиев Фәйсал бүләгенә иреште, диде Әлмира ханым.
Юбилей кичәсен Камал театры артисты Фәнис Җиһанша алып барды.
Президент Шәймиев милли җанлы, тыйнак вә фидакарь ханымның зур эшләр башкаруын үзенең рәхмәт хатында югары бәяләгән. Ил башы хатын ТР мәдәният министры урынбасары Айрат Җаббаров җиткерде.
Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Ринат Закиров Әлмира ханымның иңенә зәңгәр шәл япты.
Әлмирә Әдиятуллина “Азатлык” радиосының иң актив тыңлаучысы, һәм бик күп мәртәбәләр мөселман хатын-кызларының хокукларын яклап чыгышлар ясаучы дип, Азатлык радиосы исеменнән аңа радиоалгыч бүләк ителде.
Яулык бәйләп паспортка төшү, милләтнең бердәмлеген, мәгариф системасын яклауда Әлмира ханымның кыюлыгы, эзлекле эш алып баруы бик күпләрне рухландырган. Кытайдан килгән мөселман татарлар, Роза Туфитуллова, Кәмәрия Хәмидуллина, Фирая Бадретдинова һәм бик күп мөселман оешмалары вәкилләре, Коръән уку бәйгесендә җиңгән балалар, шулай ук Илеш районыннан килгән аның якташлары, мәгънәле сүзләр әйтте.
Җырчы Зөһрә Сәхәбиева, музыка галиме Миңгол Гәлиевнең шәкерте студент Илнур җырлар башкарды һәм Геннадий Макаров үзенең шәкерте белән мөнәҗәтләр ишеттерде.
Кичә чәй өстәле янында дәвам итте.
Сабыр холыклы ана, мөгаллимә, журналист, әхлак тәрбиячесе Әлмира Әдиятуллинаның гомер бәйрәме, гомерен милләтне саклауга багышлаган барлык шәхесләрне дә зурлау чарасына әйләнде.
XS
SM
MD
LG