Атыш иртән Кумгаң Тау ял шәһәрчегендә булды. Ике ил арасындагы килешү нигезендә, койма белән әйләндереп алынган, берничә кунакханәсе, гольф мәйданы һәм шифаханәсе булган шәһәрчектә Көньяк Корея ватандашлары ял итә.
Бу шәһәрчектән Төньяк Корея табыш күрә. Әлеге туризм килешүе ике ил арасында мөнәсәбәтләр яхшыруга таба борылгач, 1998 елда төзелгән иде.
Атышның нинди шартларда булуы мәгълум түгел.
Көньяк Корея рәсмиләре әйтүенчә, 53 яшлек хатын таң атканда шәһәрчек чигеннән чыгып хәрби зонага кергәч атып үтерелгән.
Вакыйга иртәнге 5-ләрдә, шәһәрчек читендәге пляжда булган диелә.
Көньяк Корея туроператоры белдүенчә, солдатның туктарга кушуына карамастан, хатын кача башлаган. Берничә мәртәбә атудан ул соңрак җан биргән. Бераздан аның мәете Көньяк Кореяга тапшырылган.
Көньяк Кореяның Төньяк Корея белән мөнәсәбәтләр өчен җаваплы берләшү эшләре министрлыгы сүзчесе Ким Һо-Ньоун бу атышка тирән кызганыч белдерде.
Җомга көнне Пекиңда Төньяк Кореяны үзенең атом программасыннан баш тартырга күндерү максатында 6 яклы сөйләшүләрдә ике Кореяның да вәкилләре катнашты.
Пәнҗешәмбе көнне Көньяк Корея президенты Ли Мьюң-Бак Төньяк Кореяга ике ил арасында арта баручы дошманлыкны бетерү турында сөйләшүләр үткәрергә тәкъдим иткән иде.