Accessibility links

Кайнар хәбәр

Радий Хәбировны рисвай итү көчәя


Башкортстан президенты хакимиятенең элекке башлыгы Радий Хәбиров тирәсендәге шау-шулы хәлләр республика җәмәгатьчелегенең игътибар үзәгендә.

Аеруча атнакич көнне Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның соңгы утырышында сөйләнгән чыгышлар зур резонанс тудырды. Анда Радий Хәбировның мөлкәтен һәм керемнәрен тикшерү барышы турында тәүге мәгълүматлар бирелде. Башкортстанның коррупциягә каршы комиссиясенең махсус төркеме җитәкчесе, Башкортстан хисап палатасы рәисе Валерий Кургузов Радий Хәбировның кайбер кырын гамәлләрен тәфсилләп санап китте. Аеруча президент хакимияте башлыгының Уфада һәм башка төбәкләрдә, шул исәптән чит илләрдә дә фатирлары булуы хакында мәгълүматлар бирде Кургузов әфәнде.

Чыгыш ясаучы сүзләренчә, президент хакимиятенең элекке башлыгы Радий Хәбиров үзен генә исәпсез-сансыз фатирлар белән тәэмин итеп калмаган, ә якын кешеләренә дә фатирларны уңга-сулга тараткан.

“Алай гына да түгел, Уфа үзәгендә төзелгән элиталы яңа йортлардан офис бүлмәләрен таныш-белешләренә өләшү юнәлешендә дә күп тырышкан Радий Хәбиров”, дип белдерде Кургузов.

Башкортстан депутатлары Русия президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать тә кабул итте. Анда, алар ил президентыннан коррупциягә каршы көрәшне көчәйтү максатында, тиешле кануннарны кабул итүне тизләтергә чакыра. Башкортстан депутатлары бу мөрәҗәгатьтә дәүләт хезмәтендә кырын гамәлләр кылып вазифасыннан алынган кешеләрне яңадан җаваплы эшләргә алмау турында канунны кабул итәргә кирәк, дип әйтелә.

Башкортстан парламенты әгъзалары шулай ук Дмитрий Медведевка БР президентының элекке хакимият идарәсе башлыгы Радий Хәбировның хилаф гамәлләре хакында да хәбәр итә. Мөрәҗәгатьне депутат Наил Котлыгилдин укып ишеттерде.

Республика депутатлары кабул иткән әлеге мөрәҗәгатьнең төп сәбәбе Радий Хәбиров өстеннән әләкләү, аны тагын да ныграк рисвай итү булса кирәк. Ни өчен дигәндә, мәгълүмат чараларында Радий Хәбировны Мәскәүгә эшкә алалар икән, дигән хәбәрләр таралган иде. Радий Хәбировка карата басым башлануны да бәйсез сәясәтчеләр Мортаза Рәхимовның үз урынын югалтудан куркуы белән бәйләп аңлаттылар. Чөнки Мәскәүгә китеп бераз эшләп алгач та, Радий Хәбиров Мортаза Рәхимовны алмаштырырга кайтачак икән, дип фаразланган иде.

Шулай итеп, Радий Хәбиров тирәсендәге гаугалы хәлләр хәзер Русия җитәкчелегенә дә барып җитә. Бу хәлдә Радий Хәбировның мутлыкларын фаш итү белән бергә республика хакимиятләре үзләренең дә чын йөзен ачып сала.

“Берәр цивилизацияле илдә шундый хәл була калса, анда президент та, хөкүмәт тә көнендә үк отставкага китәр иде. Ләкин Башкортстанда моны көтеп булмый”, ди республикадагы танылган сәяәсәтче, галим, икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин.

Ринат Гатауллин әйтүенчә, хөкүмәт вәкилләре Радий Хәбировның мөлкәте аның эшләп алган хезмәт хакыннан өч тапкырга күбрәк булуын раслый.

“Шул ук вакытта “Форбс” журналы мәгълүматларына караганда, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовның улы Урал Рәхимовның байлыгы 4-5 миллиард доллар тәшкил итә. Әмма нигәдер аның байлыгының эш хакыннан күпме икәнен тикшерүче юк”, ди Ринат әфәнде.
XS
SM
MD
LG