Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һааг мәхкәмәсе Судан башлыгын гаепли


Һаагтагы халыкара мәхкәмә Суданның Дарфур төбәгендә хәрби җинаятьләр кылынуга яңа дәлилләр китерде. Прокурор Луис Морено Окампо Судан президентын Гомәр Бәширне кешечелеккә каршы җинаятьләр һәм геноцидта гаепләп, кулга алуны таләп итте.

Прокурор, гарәп төркемнәре һәм җирле кара тәнле халык арасындагы низагта хөкүмәтнең катнашлыгы бар дип саный.

2003 елдан бирле барган бу каршылыктан 200 меңләп кеше үлде, миллоннарча кеше өйләреннән китәргә мәҗбүр булды.

Судан башлыгы Бәшир, Һааг мәхкәмәсе хөкемгә тарткан һәм әле вазифада булган беренче дәүләт башлыгы булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG