Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида Сабантуй үтте


Русиянең күп кенә төбәкләрендәге кебек Омски өлкәсендә дә милли бәйрәмебез Сабантуйлар булып узды. Узган шимбәдә Сабантуй өлкә үзәгендә - Омскида да булып узды

Өлкәнең татарлар тупланып яшәгән Колосовка, Большеречье, Муромцево һәм Тара районнарында Сабантуйлар июнь аенда үтте.

Июльнең беренче атнасында милли бәйрәмебез Усть-Ишем районының Яркәү һәм Саургач авыллларында оештырылды. Шул ук районның Әшеван авылында уздырылган җәйге спорт уеннары да Сабантуйны хәтерләтте. Чөнки биредә үткәрелгән ярышлар, бәйгеләр, көн буена барган концерт һәм башка чаралар барысы да Сабантуй уеннарына тәңгәл иде. Җирле халык бу чараны чын мәгънәсендә Сабантуй итеп кабул итте.

Усть-Ишем районында үткән бәйрәмнәр тулысынча район, авыл хакимиятләре һәм җирле иганәчеләр көче белән оештырылды. Бүләкләр артык зурдан булмады. Шулай да төрле ярышларда җиңүчеләр электр чәйнеге, үтүк, сөлге, баш яулыгы, савыт-саба кебек әйберләр белән бүләкләнми калмады.

Узган шимбәдә Сабантуй өлкә үзәгендә - Омскида да булып узды. Һәм әйтеп үтик, милли бәйрәмебез өлкә үзәгендә озак еллар булмый торганнан соң икенче мәртәбә үткәрелә. Узган елдагы кебек быел да Сабантуй милли оешмалар һәм иганәчеләр көче белән үткәрелде. Ә төп оештыручысы “Икътисадый һәм мәдәни багъланышларны үстерү үзәге Татарстан-Омски” булды. Хакимият ягыннан да берникадәр ярдәм булмый калмады: табибларны, тәртип саклаучыларны, янгын сүндерүчеләрне җәлеп итүдә булышлык күрсәтелде.

Быелгы Сабантуйда артистлар һәм бәйрәмне алып баручылар Казаннан чакырылган иделәр. Әлбәттә “Зө-ләй-лә” кызларының һәм Илсафның чыгышлары бәйрәмнең күркәм бизәге булды. “Зө-ләй-лә” кызлары кичен “Яшел утрау” ял комплексында аерым концерт та бирделәр.

Сабантуйның концерт программасында казанлылар белән бергә җирле коллективлар да чыгыш ясады. Быел җирле коллективлар әллә ни күп булмады. Узган елда бәйрәмгә авыллардан алты коллектив килгән булса, быел ике - Тара шәһәренең “Якташ” балалар төркеме һәм Колосовка район үзәгенең “Мәхәббәт” җыр ансамбле сәнгатькәрләре генә булды.

Гадәттә өлкәдә оештырылган мәдәни чараларның әйдәп баручылары булган “Умырзая” ансамбле һәвәскәрләре шәһәр сабан туенда катнашмадылар. Ул көнне күпкә алдан алып барылган килешүләр буенча, коллективның бер төркеме Новосибирсида милли мәдәниятләр фестивалендә, икенчесе Төмән өлкәсендә “Искер-җыен” фестивалендә, өченче төркем Алтай халыкларының “Эль-Ойын” бәйрәмендә булдылар.

“Умырзая”ансамбленең шәһәр сабан туенда катнашмавы кайберәүләрне юксындырган. Бу турыда бәйрәмгә килгән бер ханым да әйтеп үтте.
Икенчеләренең милли ризыклар тәмләп карыйсылары килгән, әмма эзләп тә, таба алмаганнар.

Гомумән алганд, бәйрәмдә катнашучыларның күпчелеге Сабантуйның күркәм һәм матур үтүен ассызыкладылар. Күпләргә милли көрәшнең быел ябык повильоннан ачык мәйданга чыгарылуы ошаган. Әмма көрәшчеләрнең асылда һөнәри спортчылар гына булуы, көрәшнең грек-рим көрәше кануннары белән алып барылуы күпләрнең кәефен кырган.

Сабантуйлар Омски өлкәсендә быел озакка сузылырга ошый. Инде июль аеның икенче яртысы якынлашып килсә дә, алдагы шимбәдә милли бәйрәмебез Тевриз районының Утызы авылында үткәреләчәк. Бу инде быел Омски җирендә үткәрелгән Сабантуйларның сигезенчесе һәм соңгысы булачак.
XS
SM
MD
LG