Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идел буйлап сәяхәт кылучы яшьләр Сембердә дә тукталдылар


Җирле татар җәмәгатьчелеге аларны милли ризыклар һәм “Хуш киләсез!” дигән өндәмәләр белән каршылады.

Яшьләр алдында тәбрик сүзе белән җирле автономия рәисе Фәрит Әюпов, өлкәнең яшьләр үсеше министрлыгы идарәсе башлыгы Сергей Ерофеев, “Өмет” газетасы мөхәррире Исхак Хәлимев һәм “Туган тел” рәисе Тимерша Вахитов чыктылар.

Артабан оештырылган экскурсия – Ульян каласы өчен гадәти маршрут: Яңа Венец һәм Ленин мемориаль үзәге тирәсе. Күпләр түбәсендәге ике нокталы Е хәрефе һәйкәле янында фотога төштеләр. Бу гадәти күренеш, чөнки Сембер урысы аеруча яраткан бу мәрхүм хәреф һәйкәле башка җирләрдә юк бит. Сүгенү сүзләрендә аеруча еш кулланылган авазны билгеләүче бу “изге” хәрефнең алфавиттан куып чыгарылуына протест сыйфатында куелган иде бит ул һәйкәл.

Экскурсиядән соң кунаклар Җәмигъ мәчеттә вәгазь тыңладылар, теләгәннәр өйлә намазын укыдылар һәм тамак ялгап та алдылар. Бер гыйбрәтле мизгелгә дә тукталып үтү кирәктер. Җирле яшьләребез Сембер урамнары буйлап машинада Татарстан байрагын җилфердәтеп йөрделәр. Татарстан телевидениесе хезмәткәрләре исә, Сембер татар яшьләре оешмасы турында махсус тапшыру әзерләү ниятеннән, алар белән әңгәмә корды.

Форсаттан файдаланып, берничә төбәк вәкилләре белән әңгәмәләр дә корып алдык. Бүген Томски кызы Надия Шәйхетлинова сүзләре аша Томскидагы милләттәшләребезнең эш-гамәлләре белән таныштырабыз.
“Томскида Татар яшьләре үзәге эшләп килә. Аның тырышлыгы аркасында, Сабантуйдан башка да төрле чаралар оештырыла: Корьән уку буенча бәйге, балалар өчен “Дөнья мәчетләре - балалар күзлегеннән” дигән бәйге, ана телен фән сыйфатында укыту алып баручы 10-нчы санлы мәктәптә ана теле буенча бәйгеләр…

Өлкәдә байтак татар авыллары бар: Казанка, Туктамыш, Черная речка, Элушта… Анда яшәүчеләр татар телен саклап калганнар, әмма шәһәр җирендә онытыла бара”, диде Надия Шәйхетлинова.

Оешмада татарча камил белүчеләр дә бар икән. “Нигә соң алар түгел, ә татарчагыз бик сай булса, да нәкъ сез килдегез?”, дигән сорауга Надия ханым аларның эш вакыты булуы белән аңлатты. Югыйсә, килгән ике кыз да эшлиләр икән: Надия университетта инглиз телен укыта, ә аның юлдашы Эльвира Нуриева “Технология общественного питания” дигән фәнне.

Шундыйрак шул хәлләр: инглиз телен югары уку йортында өйрәтерлек иңдергән башта изге ана теленә урын табылмаган. Хәер, монысы әлеге уңган кызның гаебе дә түгелдер. Чөнки андыйлар ерак Томскида гына түгел – Казаннарда да җитәрлек…
XS
SM
MD
LG