Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык авазы: Сез акча җыясызмы, аны кайда һәм ничек саклыйсыз?


- Акча җыелганы юк әле. Болай җыясы иде. Йорт, яки квартир, күчемсез милек алырга кирәк, чөнки инфляция бар.

- Әйе, җыям. Машина алырга, яки институтка түләргә. Хәзерге хәлләрне белеп булмый, икътисад тотрыксыз.

- Без акча җыймыйбыз. Бар булганын ашап бетерәбез. Кайда сакларга аларны? Хөкүмәтнең банкларына ышаныч юк.

- Мин акчаны банкта саклыйм. Акча аз, өлгерә дә алмыйм акча җыярга. Кредитка телефон алдым. Шулай ук фатирны төзекләндерергә кредит алдым. Гомүмән, Русиядә яшәгән бар халык кредитка баткан.

- Квартирага җыябыз, ипотека өчен банкка түлибез, тагын бер 10 ел түләргә туры килер әле.

- Акча җыймыйбыз, аны җыярга һич мөмкин түгел. Кредитка квартира яки машина алырга исәп бар. Әле без кызымның укуына түләргә банкка акча китердек. Ярты елга 16 мең сум түлибез.

- Мин эшмәкәр. Безнең акча һәрчак әйләнештә. Мин акчаны саклый алмыйм.

- Җыймыйм, хезмәт хакы бик аз. Көннеке көнгә бетә.

- Кара көнгә җыям, картлык көненә өйдә җыям.

- Пенсиянең 4мең сумын җыеп булмый, ул ашарга да җитми.

- Җыярлык акча эшләгәнебез дә юк. Без бюджетта эшлибез. Көндәлеккә китеп бетеп бара .

- Бер нәрсәгә дә җыймыйм да, сакламыйм да.

- Җитәрлек кенә бирәләр, җыярлык бирмиләр.

- Директорлардан сорагыз. Алар котеджлар сала. Безнең бит акча яшәргә генә җитә, квартирага түләргә дә җитми.

XS
SM
MD
LG