Accessibility links

Ринат Әхмәтов Русиядә дә бизнесын үстерә


Украинаның иң бай эшмәкәрләрнең берсе Ринат Әхмәтов Русиядә дә бизнесын үстерә. Ростов өлкәсендә Чиха исемендәге шахтаны сату турындагы сөйләшүләрнең нәтиҗәләрен көтәләр. Эшмәкәр Ринат Әхмәтовның ширкәте күмер чыгаручы шушы ширкәтнең хәзерге хуҗалары белән сөйләшүләр үткәрә. Бу мәгълүматны Ростов өлкәсе хакимияте вәкилләре дә раслый.
Чиха исемендәге күмер базы, бу тармакта өлкәнең иң заманча ширкәтләрнең берсе булып санала.
XS
SM
MD
LG