Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар һаман чит илләргә өмет итә


Милли хокуклары кысылу турында Чаллыдан тагын мөрәҗәгатьләр китте. Бу юлы Балтыйк буе илләренә.

Мөрәҗәгатькә татар халкының Милли Мәҗлес депутаты Фаик Таҗиев, Бөтендөнья төрки яшьләр берлегенең шәрәфле әгьзасы Тәлгать Әхмәдишин, “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Дамир Шәйхетдинов имза куйган. Литва, Латвия һәм Эстония җитәкчеләренә, дипломатларына юлланган мөрәҗәгать болай башлана:

“Без, татар милли хәрәкәте активистлары, милли азатлык көрәшендә бабаларыбыз эшен дәвам итүчеләр, дөнья җәмәгатьчелегенә шуны җиткерүегезне сорыйбыз: ил белән Путин идарә итә башлагач, Русиядәге коллыкта яшәүче халыклар өчен эчке сәясәт тагын да куркыныч була башлады...”

Чынлап та, Русиядәге татарның хәле мөрәҗәгатьләр язарлык начар дәрәҗәдәме? Фаик Таҗиев бу сорауга болай дип җавап бирде:

“Татарның элитасы халыкара югарылыкта татар хәлен белдерми. Татарны Русия хәкимияте төрле яклап кыса. Бу хакта дөнья белми. Элитабыз, кайбер зыялыларыбыз безне кыскан Русия хәкимиятенә барып ялвара. Янәсе, без әйбәт, яхшы эшлибез, безгә шул-шул хокукларны калдырыгыз, диләр. Репрессия методы белән эшләгән хәкимияттән нәрсәдер ялварып алмакчы булалар. Безнең тормышны БМО, Европадагы милләтләр дә белми.”

Балтыйк буе илләренә җибәрелгән мөрәҗәгать болай тәмамлана: “Без, БМОның 1966 ел 19 декабрь халыкара Пактына нигезләнеп, Татарстанның Русиядән азат булуына теләктәш булуыгызны телибез.”

Шушындый ук мөрәҗәгать Украина президентына һәм дипломатларына әзерләнгән, ләкин әлегә җибәрелмәгән.
XS
SM
MD
LG