Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Мәскәүдә Германия тышкы эшләр министры Франк-Валтер Штаенмаер белән очрашты. Лавров Германиянең, Грузия-Абхазия каршылыгын хәл итү план белән чыгуын, дөрес юнәлештәге адым, дип бәяләде. Әмма качакларның өйләренә кайтуын, каршылыкны чишү планы белән бәйләмәскә чакырды.
Тифлис Германия тәкъдим иткән Грузия-Абхазия каршылыгын чишү планының кайбер өлешләрен кабул итәргә риза булуы хакында белдергән иде.
Абхазия Германия тышкы эшләр министры тәкъдим иткән каршылыкны чишү планын кире какты. Танылмаган республика башлыгы Сергей Багапш бу планны “кабул ителмәслек” дип бәяләгән.
Багапш Абхазиянең үз фикерендә калуын белдерде һәм мөстәкыйльлекне таныту юнәлешендә хәрәкәт итәчәген әйтте.